Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурычны түләттерү - безнең эш

Суд приставлары көне - суд эшчәнлеге тәртибен дәүләт тарафыннан кабул ителгән закон нигезендә тәэмин итүче, шулай ук барлык суд актларын үтәүне контрольдә тотучы кешеләр - суд приставларының һөнәри бәйрәме. Хәзер суд приставлары бүлекчәләре судлар, прокуратура, эчке эшләр органнары, салым органнары белән беррәттән дәүләт хакимиятенең кирәкле атрибутына әверелде. ТРда Россия УФССП...

Суд приставлары көне - суд эшчәнлеге тәртибен дәүләт тарафыннан кабул ителгән закон нигезендә тәэмин итүче, шулай ук барлык суд актларын үтәүне контрольдә тотучы кешеләр - суд приставларының һөнәри бәйрәме.
Хәзер суд приставлары бүлекчәләре судлар, прокуратура, эчке эшләр органнары, салым органнары белән беррәттән дәүләт хакимиятенең кирәкле атрибутына әверелде.
ТРда Россия УФССП суд приставлары район бүлекчәсенең агымдагы елның 9 аенда нинди эшләр башкарганлыгы турында бүлек җитәкчесе Гүзәлия Хафизова сөйләде.
- Безнең контрольдә 3425 башкарма эш иде. Шуларның 147се - алиментларны, 216сы- хезмәт хакын, 26сы - фатир, коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кайтарту, 200е - недоимка буенча. бу вакыт эчендә суд приставлары-башкаручылар тарафыннан милеккә арест салу буенча 35 акт төзелде. Нигездә, башкаручылар милекне бурычлыда саклауга калдыра. Әмма башкача да булырга мөмкин. Мәсәлән, октябрьдә бурычлы Н.га карата арест салу турында акт төзелде һәм әлеге милек өченче затка саклауга тапшырылды. Милекләренә арест салынган күп кенә бурычлылар җаваплылык хисе тоймый һәм бурычны түләргә кирәклеген оныта. Бу очракта суд приставлары-башкаручылар милекне сатуга документлар әзерли (уртача бу 3 ай вакыт ала). Башкаручы йөкләмә алып, икенче тапкыр милегенә арест салынган бурычлыга барып, милеген торгка тапшыру өчен әзерли, шул вакытта бурычлыларның күбесе канәгатьсезлек белдерә, янәсе, милек аларныкы түгел, ә икенче кешеләрнеке.
9 ай йомгаклары буенча арест салынган милек сатудан 63 мең сум акча керде - ул Пенсия фонды файдасына бурычны һәм «агрохимсервис» ООО хезмәт хакын түләүгә тотылды. Шулай ук бурычны каплату хисабына дәгъва кылучыларга 45 миллион 906 мең сумлык милек тапшырылды.
Быел суд приставлары-башкаручылар бурычлы тарафыннан 10 ел элек ышаныч кәгазе буенча сатылган автомашинага арест салды. Нотариуста рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе буенча машина алып, сатып алучы милек хокукы түгел, ә йөртү хокукы гына ала. Мондый хәлдә калмас өчен бу турыда истә тоту мөһим.
РФ чикләреннән чыгып китүне чикләү турында карар чыгару мәҗбүри характердагы чаралар да тәэсир итүнең тагын бер алымы булып тора. быел мондый карар Үзбәкстанда туып-үскән гражданинга карата чыгарылды. Ул туганын соңгы юлга озатырга ашыга, әмма бурыч түләгәч кенә китә алды. Адрес буенча теркәлгән күп кенә бурычлылар фактта анда яшәми. Бу очракта бурычлыны һәм аның милеген эзләтү турында карар чыгарыла. бурычлары булган туганнарын яшереп ятучы гражданнар аларга тагын да зуррак проблемалар тудыра.
Безнең практикада алимент буенча бурычы булган гражданинны эзләүгә игълан итү очрагы булды, аңа РФ территориясендә поездга билет сатып алу хокукын чикләү куелды һәм ул Мәскәүдән Казанга билет алырга тырышканда полиция линия бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. суд приставларының көндәлек эшен җиңел дип әйтеп булмый, чөнки без үз эшебездә җинаять, гражданлык, гаилә хокуклары һәм башка норматив актларга юлыгабыз. Безгә халыкның барлык катламы белән эшләргә туры килә, шул исәптән, җинаять җаваплыгына тартылган кешеләр белән дә. Балалар мәнфәгатен яклаган башкарма эшләр аерым урын алып тора.
Бурычны түләттереп, без кешеләргә файда китерәбез, бу сарыф ителгән көчне дә, вакытны да аклый.
Барлык хезмәткәрләргә, хезмәттәшләремә сабырлык, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев