Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булганыгыз өчен рәхмәт

8 июнь көнне «Камские зори» коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләр социаль хезмәткәрләрне алкышлар белән каршы алды. Бу көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Чара тернәкләндерү үзәгендә җылы шартларда узды. Моннан тыш, «Камские зори» коммерцияле булмаган автоном оешмасы быел үзенең беренче кечкенә юбилеен билгеләп үтте. Бу оешма биш ел элек оештырылган иде, аның максаты – өлкәннәргә сәламәтлекләрен ныгытырга, дуслар табарга, вакытны файдалы итеп үткәрергә булышу һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итү.

Социаль хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Наил Вазыйхов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина килде. Алар иң яхшы хезмәткәрләргә Социаль үсеш министрлыгы һәм муниципаль район Советы исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Социаль яклау бүлеге исеменнән бүләкләрне бүлек җитәкчесе Гөлназ Сафина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова тапшырды. «Камские зори» коммерцияле булмаган автоном оешмасы исеменнән учреждение хезмәткәрләрен директор вазифаларын башкаручы Нина Колчина котлады. Залда утыручыларның барысы да диярлек хатын-кызлар иде, аларның берсе дә чәчәкләрсез һәм грамотасыз калмады.

Бу көнне барлык социаль хезмәткәрләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кайберләре эшне оештыра, кайсылары өйгә барып өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә, кемдер үзәктә хезмәт күрсәтә. Алар карамагында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, өлкәннәр, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр бар. Алар үзләрен ялгыз тоймасын өчен, социаль хезмәткәрләр үзләренең вакытларын, көчләрен һәм күңел җылысын кызганмыйлар.

Елена Сороковнина социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипованың көндәлек хезмәт өчен рәхмәт белдергән җылы котлавын укыды. Ул "Булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!", - дигән сүзләр белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев