Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булдыклы ир – ил терәге

Бөек бәйрәм якынлашкан көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төрле районнарыннан сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә "Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларда Җиңүгә 70 ел" медальләре тапшырды. 1941-1945 авыр сынау елларында безнең як кешеләре үзләренең иң яхшы сыйфатлары- туган илгә чиксез мәхәббәт, фидакарьлек һәм хезмәт сөючәнлеген күрсәтте. Бөек Җиңүнең 70 еллык...

Бөек бәйрәм якынлашкан көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төрле районнарыннан сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә "Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларда Җиңүгә 70 ел" медальләре тапшырды. 1941-1945 авыр сынау елларында безнең як кешеләре үзләренең иң яхшы сыйфатлары- туган илгә чиксез мәхәббәт, фидакарьлек һәм хезмәт сөючәнлеген күрсәтте.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее чын мәгъНәсендә гомумхалык бәйрәме.Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 33 ветеран һәм бер концлагерьлар тоткыны яши. Алар барысы да юбилей медальләре белән бүләкләнде һәркайсы безнең чиксез рәхмәтебезгә, олы ихтирамга лаек. Җиңүчеләрнең берсе Кәлимулла Гайнулла улы Мәннапов (рәсемдә) Иске Казиле авылында яши. Сугыш башланганда аңа, яшел чирәмдә аунап, изге чишмәләр суын эчеп үскән сәламәт матур егеткә 17 яшь була. "1942 елның 26 августында тимерчелектә эшләп ятам, кәнсәләрдән дежурный килде. Озак кына батырчылыгы җитмичә: «Ярты сәгатьтән Тәмтегә китәргә кирәк сиңа, сугышка чакыру бар бит, Кәлимулла»,- диде. Тиз генә өйгә кайтып саубуллаштым да, авылдан ике егет китеп тә бардык",-дип искә ала Кәлимулла ага.

Аларны Можгага озаталар. Өйрәнүләр үткәч ул Төньяк диңгез флотына, Мурманскка эләгә. Анда аны палуба хезмәте командирына укырга җибәрәләр, артиллерия кораллары белән эш итәргә дә өйрәтәләр. Аннан соң 24 диңгезчене Ладога аркылы камалыштагы Ленинградка кертәләр. Легендар Киров заводын һәм тагын күп хәрби биналар, складларны саклау аларга йөкләтелә. Диңгезчеләрне фашистлар "кара үлем"дип йөртәләр. Станок артында, урамда ачтан егылып үлгән ленинградлылар турында сөйләгәндә, бу хәлләрдән соң 70 елдан артык вакыт үтсә дә, чал чәчле ветеранның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди... Камалыш өзелер алдыннан диңгезчеләр кире корабка әйләнеп кайта. Балтыйк диңгезендә миналар хисапсыз була, аларны фашистлар да, безнең частьләр дә куя. Диңгез юлларында адым саен үлем сагалый. Кронштадтан Таллинга кадәр 10 дивизионның 4 тральщиклар бригадасы составында ул диңгезне үлем тозакларыннан чистарта. Алар белән контр-адмирал Юрковский җитәкчелек итә. Шунда ук аңа тагын кок- инструкторга укырга насыйп була. "Өйгә кайтып кергәндә апам Миңнебану черек бәрәңгедән коймак коя иде. Авыр еллар, үзебезгә ашарга юк, ә салымнар зур- 350 литр сөт, 40 кг. ит, һәрбер алмагачтан салым бар иде. Ә тормыш барыбер дәвам итте. Күрше авыл Балчыклы кызы математика укытучысы Гафия Хәйретдин кызы белән тормыш кордык. 7 бала тудырып, аларны аякка бастырдык. Җәмәгатем киңәше белән Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым".

Әйе, җаваплы, хезмәт сөючән диңгезче җирдә дә үз урынын таба. Үз гомерендә колхозны да җитәкли, партия оешмасы, авыл советы рәисе вазыйфаларын да үти. Иске Казиледә, Ленин исемендәге колхозда зоотехник була, 16 ел агроном хезмәтен дә башкара. Тагын бер хыялы була Кәлимулла аганың - тальянда уйнау теләге. Башта аның хромкасы була, соңрак лаеклы ялга чыкканда балалары тальян гармун бүләк итә.

Кәлимулла Гайнулла улы тормышының бәхетле көзен кичерә - аның балалары, 14 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Барысы да аны бик ярата һәм аның белән горурлана. Менә Екатеринбург шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә хәрби хезмәт узучы оныгы Зөлфәт Рафиков бабасына мондый хат язган: "Бүгенге көндә ил сагында торучы, халкыбызның тынычлыгын саклаучы меңләгән солдатлар белән берлектә мин дә Җиңү парадына әзерләнәм. Бу миндә зур горурлык хисләре тудыра. Тик шунысы кызганыч, тыныч тормышны яулап алуга зур өлешен керткән бабамны кочаклап алып, бәйрәм белән котлый алмыйм. Ачлык белән күп тапкыр күзгә-күз очрашкангадыр син гомереңне дөньядагы иң изге, иң кирәкле һөнәргә, икмәк үстерүгә багышлагансың. Син безгә, үзеңнең балаларыңа һәм оныкларыңа һәрчак ныклы терәк, үрнәк булып торасың. Җиңү бәйрәме белән, кадерлебез безнең! Тыныч күк йөзе, күңел тынычлыгы сәламәтлек телим. Исән-сау күрешергә язсын!» "Аллага шөкер, тормышлар мул хәзер, болар турында яшь чакта хыялланмый да идек. Әмма дөньялар тыныч түгел. Мин үз балаларым, оныкларым өчен җаваплы, яшь буын сугыш михнәтен белмәсен, ачлыкны татымасын иде. Без илебездә булганны саклап аның байлыкларын арттырырга тиеш",-дип сүзен йомгаклады ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев