Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүләкләр һәм яңа җиһазлар

Районда яңа уку елы башланыр алдыннан берничә чара булып узды.

Август киңәшмәсендә педагоглар үз алларына яңа бурычлар куйдылар, иганәчеләр булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар бүләк итте, төзүчеләр тугызынчы “Үсеш ноктасы”н куллануга тапшырды. 

Булачак беренче сыйныф укучылары өчен Туфан Миңнуллин паркында чын бәйрәм оештырылды, ул Россия флагы көненә туры килде. Чаралар бер-берсен тулыландырды, һәм һәр катнашучы үзе өчен ниндидер кызыклы яңалык тапты. 

Быел беренче сыйныф укучыларына 37 букча тапшырылды. «Татмедиа» АҖ инде бишенче ел үз хезмәткәрләренең беренче сыйныфка керүче балаларына букчалар бүләк итә. Генераль директор Шамил Садыйков имзасы белән открыткалар салынган букчалар быел «Идел таңнары» газетасы редакциясе хезмәткәрләренең балалары – Альберт Шәйхетдиновка һәм Вероника Якимовага (рәсемдә) тапшырылды.

Рудник урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылу мөһим вакыйга булды. Бу мәктәп экологик һәм хокукый яктан актив эшләве белән билгеле. Яңа җиһазлар булдырылгач, укучылар биология, химия, физиканы тирәнтен өйрәнә һәм яңа белемнәрен гамәлдә куллана алачак. 

Барлык чараларда да муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов катнашты. Ул беренче сыйныф укучыларын, педагогларны котлады һәм районда белем бирү процессының яңа баскычка күтәреләчәгенә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев