Бүләк иясе
Кешелек дөньясы дәвам итсен өчен кояш, һава, җир һәм башка бик күп нәрсәләр кирәк. Алардан да иң кирәге һәм дөньяви яшәешнең терәге- кеше. Бала туа... Яшь бала дөньяга беренче аваз сала. Гөнаһсыз сабый саф күңелле, эчкерсез бер җан иясе.
Шундый эчкерсез бер сабый 1952 елны Кама Тамагы районы Ишем авылында Гарәф абый гаиләсендә дөньяга килә. Ир балалар арасында көтеп алынган кызга Наилә дип исем кушалар. Бу исемнең мәгънәсе бүләк иясе дигән сүз. Ә инде йолдызнамәгә күз салсак, ул игезәкләр йолдызлыгында туган. Игезәкләр акыллы, күпкырлы сәләткә ия кешеләр. Бу чынлап та шулай. Наилә тегә, чигә, матур итеп рәсемнәр ясый, җыр-биюгә дә сәләтле һәм аш-суга да бик оста. Аның гөбәдия, чәк-чәк, кош теле, кыстыбыйлары телең йотарлык. Тырышлыгы, уңганлыгы, җыр-биюгә булган мәхәббәте аны культура-агарту эшенә алып килә. Олы кариле урта мәктәбен тәмамлагач, ул Кече Салтык клубында хезмәт юлын башлап җибәрә. Яшь кенә булса да тиз арада авыл кешеләре белән уртак тел таба, бәйрәм саен, концертлар, спектакльләр, тематик кичәләр оештырып авыл халкын шатландыра. Шул елларда Наилә үзенең бердән-берен, җан сөйгәнен, зәңгәр күзле, чая, сөйкемле, тормыш юлдашы Шамилне очрата. Алар матур гаилә корып җибәрәләр, ике кыз үстерәләр, хәзерге көндә оныгын тәрбияләргә булышалар.
Гаиләсе белән район үзәгенә күчеп килгәч үзәк китапханәдә 1980 елда эшли башлады. Ул тыйнак, сабыр, оялчан, һәр сүзен уйлап сөйләр. Олыларга ихтирамлы, һәр эшен җиренә җиткереп эшли торган төгәл хезмәткәр. Озак еллар эшләү дәверендә аның кулыннан меңнәрчә данә китап узган, башта ул китап эшкәртү бүлегендә, соңрак китапханәара абонементта хезмәт куйды. Китапханәне күргәзмә-бизәү буенча аның кулы тимәгән бер генә язу яки рәсем юктыр. Ул үткәрелгән чараларда алып баручы да, кирәк урында җырлаучы да, биюче дә һәм моңлы итеп мөнәҗәтләр көйләүче дә булды. Ниндидер сәбәпләр аркасында Наиләгә яраткан эшеннән китапханәдән китәргә туры килсә дә, ул үзенең тырышлыгын, бөтен көчен, район культура йортына күчеп, кешеләр белән эшләүгә бирде. Ул эшләгән чорда, халык театры җитәкчесе буларак, башкарган вазыйфасына җитди карады, төрле конкурсларда җиңеп, урыннар яулап, халык театры исемен яклады. Шул елларда спектакльләрдә катнашып, авылларда спектакльләр куеп йөрүләре турында Рәфика ханым Хәйруллина истәлекләре белән уртаклашты:
-Наилә халык театрына җитәкчелек иткән чаклары әле дә якты истәлек булып саклана. Ул һәр һәвәскәр артистка үзенчә якын килеп, нинди сүз, нинди кием килешүенә чаклы аерым карашта иде. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен бергә, бер дус коллективка туплый алу сәләте бар аңарда. Эштән соң без "артистлары" репетициягә йөрсен өчен әллә нинди кызыклы мавыктыру чаралары уйлап таба иде. Моңа тормыш иптәше Шамиле дә булышты. Безнең эштән соң калып, спектакль өйрәнергә йөргәнебезне аңлап, ул өендә кайнар ризык- итле бәрәңге пешереп китерүләре әле дә күз алдында. «Халык театры» дигән исемне кабат раславыбызда Апаста- зона конкурсында мәшһүр артист Әзһәр Шакировның (конкурс җитәкчесе) уңай бәя бирүе дә уртак тырышлыкның нәтиҗәсе. Ул әле "Иделкәй" ансамблендә катнашып, җырларга да өлгерде. Озак еллар культура-агарту өлкәсендә иҗади тырышып, чын күңелен биреп эшләгәнгә, оештыру сәләте көчле булганга, хезмәте дә тиешенчә бәяләнде. Ул "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Наилә эшләү дәверендә, укучылар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр белән бик теләп аралаша, аларның хәлләренә керә, ярдәм итә. Бу күркәм сыйфаты аның туганнары, танышлары арасында булган мөгаләмәдә дә ачык күренә. Ул ярдәмчесез калган бер әбине карап, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Абыйларына булышып, аларны кайгыртып, әти-әнисен, кайнанасын, кайнатасын тәрбияләп кадерләп аларны да соңгы юлга озатты. Гомумән, аңа бу эшләрдә кирәк булган сабырлыкны, көчне ул Ходай Тәгаләдән алгандыр. Наилә Аллаһының барына, берлегенә ышанып намазга басты, дини гореф-гадәтләребезне саклап, тиешле гамәлләрен үтәп яши. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ярдәмчел булсын, аңа сәламәтлек, ире һәм балалары белән озын-озак бергә яшәргә язсын.
Сине туган көнең алдыннан котлап, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булуын телим, гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев