Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу команда барысын да булдыра

Бөтен Россия буенча Инвалидлар ункөнлеге бара, аның максаты – бу кешеләрнең проблемаларына, уңышларына һәм казанышларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.

 - Район инвалидлар җәмгыятендә 200дән артык кеше бар, - диде Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район бүлеге рәисе Светлана Никаншина. - Һәм без, спортның төрле төрләре буенча ярышлар һәм ГТО нормативларыннан башлап, районда гына түгел, республикада да популяр булган «Балык шулпасы»  фестиваленә кадәр – районда уза торган барлык чараларда да актив катнашабыз.  Анда безнең «Без барысын да булдырабыз» командасы быел «Команда эше» номинациясендә дипломга лаек  булды.

Светлана Викторовна җитәкчелегендәге команда, районның башка битараф булмаган кешеләре белән бергә, беренчеләрдән булып – агымдагы елның язында – «Россия сугышчысына бүләк» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Солдатларга кирәкле азык-төлек һәм гигиена чараларыннан җыелмалар тупланды, ә Кама Тамагыннан Александр Комаров изге эшкә өлешен акчалата кертте. Июнь аенда Сабан туе бәйрәмендә район башлыгы Альберт Вазыйхов аларга тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшырды, шулай итеп, ярдәмгә мохтаҗ булырдай кешеләр үзләре дә Ватанны саклаучыларга ярдәм итәләр.

Без бу команда әгъзалары белән аралаштык, аларның ничек яшәве һәм нинди проблемалар борчуы белән кызыксындык. 

- Мин җәмгыятебез уздыра торган барлык чараларда да катнашырга тырышам, - диде Александр Комаров. - Райондагы барлык спартакиадаларда да диярлек катнашам, быел исә Казанда узган өстәл уеннары буенча республика ярышларында катнаштым, анда уңышлы чыгыш ясадык. Шулай ук «Акчарлак» спорт комплексындагы бассейнга йөрим, ә әти-әнием Любовь Борисовна һәм Владимир Александрович бу шөгыльләргә физкультура белән ярдәм итәләр. Спорт комплексында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә исәпләнгән өстәмә җиһазларның күбрәк булуын һәм чараларга мөмкин кадәр ешрак чакыруларын телим –  мин һәрчак аларның катнашучысы булырга әзер…

Игорь Дыренков – балачактан инвалид, шуңа да карамастан, ул бик яхшы итеп машина йөртә, редакциягә дә үз автомобилендә килгән иде.

- Мин 2002 елда ук машина йөртү таныклыгы алдым, аннары кредитка машина алдым һәм 2017 елда гына - машина сатып алганнан соң - руль артына утырдым һәм менә 5 ел инде теләгән урынга бара алам, - диде Игорь. Ул поселоктагы урта мәктәпнең гадәти сыйныфында 9 ел укыган, шуңа күрә инвалидлык аның өчен белем алуга һәм аралашуга беркайчан да киртә булмаган.

Бүләкләре арасында районда гына түгел, республика буенча да Инвалидлар җәмгыяте тормышында актив катнашучы буларак, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Татарстан оешмасының Рәхмәт хаты һәм районда яшьләр сәясәтен һәм физик культураны үстерүгә керткән өлеше, районда һәм республикада уздырыла торган спорт чараларында актив катнашканы өчен яшьләр һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хаты бар.

Игорь аралашуга ачык кеше, җәмгыятьнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата карашыннан зарланмый, сәламәтлек буенча проблемалары булса да, һәркем үз язмышын үзе төзи ала дип саный. Аның гаиләсе (гаиләдә ике инвалид бар) 2003 елдан бирле торакка чират тора, чөнки хәзерге тору урынында яшәү шартлары нормативларга туры килми, тик чират әле һаман да килеп җитмәгән…

Шуңа күрә бу көннәрдә дә, аннан соң да әлеге һәм башка проблемаларны хәл итүгә тиешле органнарның игътибарын юнәлтәсе килә, без бу кешеләргә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, яңа казанышлар, үз көчләренә ышаныч һәм күңел көрлеге телибез. Хәер, аларның күбесенә карагач, шунысы ачык күренә: бу кешеләр күтәренке кәефләре белән безнең белән дә уртаклаша алалар…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев