Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу – безнең бурыч

Районның сугышчы-интернационалистлары иҗтимагый-файдалы эшләрдә актив катнаша. Узган чәршәмбедә район үзәгендә яшәүче «әфганчылар» - Рифат Мөхәммәтҗанов, Рафис Гобәйдуллин, Рәис Яруллин, Илдус Миңнуллин, Николай Вахромов зират өстен киселгән агач һәм куаклардан чистартуда катнашты. Сугышчы-интернационалистларның район советы рәисе Рамил Кәримов мөселманнар өчен изге Рамазан енда башкарылган әлеге эш турында сөйләде. «Район үзәге аксакалы...

Районның сугышчы-интернационалистлары иҗтимагый-файдалы эшләрдә актив катнаша.

Узган чәршәмбедә район үзәгендә яшәүче «әфганчылар» - Рифат Мөхәммәтҗанов, Рафис Гобәйдуллин, Рәис Яруллин, Илдус Миңнуллин, Николай Вахромов зират өстен киселгән агач һәм куаклардан чистартуда катнашты. Сугышчы-интернационалистларның район советы рәисе Рамил Кәримов мөселманнар өчен изге Рамазан енда башкарылган әлеге эш турында сөйләде. «Район үзәге аксакалы Рафыйк абый Сибгатуллин яңа зират өстендәге киселгән агачлар һәм куаклар өчен борчылып йөри иде. Бүген без аны минем КамАЗмашинасында зират эченнән җыештырып чыгардык. Җыелган чүп-чарны безнең үтенеч буенча «Благоустройство» ООО хезмәткәрләре бирегә китереп куйган контейнерга тутырдык. Егетләр, кайберләре ураза тотуга карамастан, тиз эшләде. Бу юлы теләге булган һәркем катнаша алмады, әмма биредә эш җитәрлек, шуңа күрә без тагын җыелачакбыз әле. Бу Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ата-бабалары алдыфнда безнең бурычыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераннары җирләнгән каберлекне тәртипкә китерергә тиешбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X