Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Мин-татар, чөнки…» бәйгесе тәмамланды

Бәйгедә 148 кеше катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы үзенең инстаграм битендә «Мин-татар, чөнки…» бәйгесен уздырды. Ул Бөтенроссия халык санын алу көннәрендә милли гореф-гадәтләргә, татар теленә, милләткә карата игътибарны арттыру, хөрмәт тәрбияләү, яшьләрне җәлеп итү максатында үткәрелде. Бәйгедә 148 кеше катнашты. Алар арасында Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Катнашучылар “Мин – татар, чөнки….” дигән сүзләрне кабатлап, җөмләне дәвам итеп видео яздырырга тиеш иделәр. Һәркем инстаграмга урнаштырылган видеоязмада үзенең татар булуын дәлилләп, шигырьләр сөйлиләр, җырлар башкаралар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Конкурсның иң яхшы 10 видеоязма авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 25 нче ноябрьдә игълан ителәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев