Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен гаилә өчен корпоратив

Узган якшәмбедә "Аксолит" заводында 400 артык кеше катнашында Гаилә көне үткәрелде. -Холдинг барлык бүлекчәләрдә шуңа охшаш чаралар үткәрергә булды, - ди гомуми мәсьәләләр буенча предприятие директоры урынбасары Айсылу Йосыпова. - Без әлеге бәйрәмгә теләге булган һәркемне - хезмәткәрләребезнең хатыннарын, ирләрен, әби-бабайларын, балаларын чакырдык. Бу көнне 150 артык бала гына заводта...

Узган якшәмбедә "Аксолит" заводында 400 артык кеше катнашында Гаилә көне үткәрелде.

-Холдинг барлык бүлекчәләрдә шуңа охшаш чаралар үткәрергә булды, - ди гомуми мәсьәләләр буенча предприятие директоры урынбасары Айсылу Йосыпова. - Без әлеге бәйрәмгә теләге булган һәркемне - хезмәткәрләребезнең хатыннарын, ирләрен, әби-бабайларын, балаларын чакырдык. Бу көнне 150 артык бала гына заводта булды. Өлкәннәр һәм 12 яшьтән өлкән балалар өчен заводка сәяхәт оештырылды. Ә иң кечкенәләргә "Бәйрәм оҗмахы" компаниясеннән аниматорлар чакырдык. Алар паровозларда йөртте, батутларда сикертте. Әкият геройлары күңел ачу чаралары уздырды. Алданрак хезмәткәрләребез балалары арасында рәсем кокурсы игълан иткән идек. Якшәмбе көнне жюри өч яшь төркемендә рәсемнәргә бәя бирде. Беренче урын алган балалар приз сыйфатында планшет алды, икенче һәм өченче урын алган балаларга кәрәзле телефоннар тапшырылды. Калган катнашучыларга китап һәм матур шарлар бүләк ителде. Хезмәткәрләребез туганнарының әлеге чарада катнашуы шатландырды. Мәсәлән, предприятие шоферларының берсенең бәйрәмгә бабасы - 85 яшен тутырган Фатыйх Җамалиев килгән иде. Аның оныгы эшләгән урынны, заводның нәрсә җитештерүен бик күрәсе килгән. Склад мөдиренең Тәтештән әти-әнисе -Андрияновлар, инженерның әнисе Надежда Осипова килгән иде. Балалары һәм оныклары эшчәнлеге белән кызыксынган барлык өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды. Предприятиенең социаль тормышы турындагы фотокүргәзмә күпләрдә кызыксыну уятты. Биредә эшчеләребезнең һәм хезмәткәрләребезнең эшли белүен генә түгел, дус һәм файдалы ял итүләре, өлкәннәр, приют балалары турында онытмаулары чагылдырылган иде. Тулаем алганда, көн тәэсирләргә бай булды, мондый чаралар коллективыбызны тагын да якынрак итәр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X