Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозда сак булыйк!

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2013 елның 24 октябрендәге "2013-2014 елгы көзге-кышкы чорда сулыкларда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы җирле үзидарә башкарма хакимияте органнарының бурычлары турындагы" 31-13 р күрсәтмәсе нигезендә һәм кышкы каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында Кама Тамагы инспекторлык участогы...

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2013 елның 24 октябрендәге "2013-2014 елгы көзге-кышкы чорда сулыкларда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы җирле үзидарә башкарма хакимияте органнарының бурычлары турындагы" 31-13 р күрсәтмәсе нигезендә һәм кышкы каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында Кама Тамагы инспекторлык участогы җаваплылыгына кергән зонада "ТР буенча Россия МЧС ГИМС үзәге" ФКУ 2013 елның 15 ноябреннән 9 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" балалар рәсемнәре республика конкурсының муниципаль этабын үткәрде. Безнең районда конкурста Кама Тамагы район үзәгеннән ике мәктәп, Затон, Иске Казиле, Тәмте, Рудник, Олы Кариле, Сөйки, Кирельск, Красновидово, Олы Салтык мәктәпләре катнашты. Конкурска 55 эш тәкъдим ителде. Муниципаль конкурс комиссиясе эшләрне карап, җиңүчеләрне билгеләде: I урында Рудник мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Данил Хәсәнов, Затон мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Дарина Макарова, Сөйки мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Данила Никонов. II урында Кама Тамагы урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Рим Хәйруллин, Олы Салтык мәктәбеннән 1 сыйныф укучысы Булат Гыйләҗев, Иске Казиле мәктәбеннән Диана Шәмгуллина. III урында Кирельск мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Роман Яшин, Тәмте мәктәбе укучысы Артем Шәмсетдинов, Красновидово мәктәбе укучысы Игорь Корбанов, Олы Кариле мәктәбе укучысы Камилә Сафина. Бу эшләр 25 гыйнварда үткәрелгән республика комиссиясе конкурсына тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр буенча Рудник мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Данил Хәсәнов, Затон мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Дарина Макарова, Сөйки мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Данила Никонов, Кама Тамагы урта мәктәбеннән 4 сыйныф укучысы Рим Хәйруллин, Олы Салтык мәктәбеннән 1 сыйныф укучысы Булат Гыйләҗев республика конкурсы дипломына лаек булдылар. Җиңүчеләргә призлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев