Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз өстендә сак булыгыз!

Кадет мәктәбендә барлык сыйныфларда салкыннар җитү белән сулыкларда балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында инструктаж үткәрелде. Җәен генә түгел, кышын да күпләр, бигрәк тә балалар күлгә тартыла. Боз өстенә тимераята, чаңгыда өйрүчеләр, хоккейчылар чыга. Еракта урнашкан күпер һәм кичүләргә барып тормыйча җәяүлеләр дә икенче ярга су өстеннән генә чыгарга тырыша....

Кадет мәктәбендә барлык сыйныфларда салкыннар җитү белән сулыкларда балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында инструктаж үткәрелде.

Җәен генә түгел, кышын да күпләр, бигрәк тә балалар күлгә тартыла. Боз өстенә тимераята, чаңгыда өйрүчеләр, хоккейчылар чыга. Еракта урнашкан күпер һәм кичүләргә барып тормыйча җәяүлеләр дә икенче ярга су өстеннән генә чыгарга тырыша. Боз кешеләргә уңайлыклар гына булдырып калмый, ул кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә дә яный. Көзен салкыннар башлану белән сулыкларгада боз пәйда була. Зур сулыкларда боз соңрак ката. Шуны истә тотарга кирәк, елга уртасында боз юкарак. Биредә су асты чыганаклары булырга мөмкин. Юка боз кеше авырылыгына түзми. Шуңа күрә сулыклар өстенә чыгарга ашыкмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев