Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен нәрсә аны хәтерләтә

25 август - якташыбыз, язучы, драматург Туфан Миңнуллинның туган көнендә аны бөтен татар халкы искә алды.

Иртәнге якта бер төркем язучылар, сәнгать әһелләре аның каберенә барып чәчәкләр салуы хакында радио-телевидение тапшыруларында хәбәр иттеләр. Аннан соң алар бирегә -Туфан абыйның туган ягына килделәр. Язучы үзе исән вакытта төзелгән мәхабәт бина-аның музее каршында искә алу тантанасы булды. Туфан аганы хөрмәт итүче бихисап халык тамашага сабый балалары белән бергә килгәннәр. Тантананы ачып МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев: "Камал театры артистларының Туфан абыйның туган көнендә аның туган авылы Мәрәтхуҗада спектакль уйнаулары традициягә әйләнгән иде, аның туган көнен шулай җыелып искә алулар да традициядән төшеп калмасын, музей һәркемгә кызыксынып карау урыны булсын",- диде. Аннан соң һәркем аның белән булган вакыйганы искә алып, фикерләрен каматамагылыларга җиткерде. Алар арасында РФ дәүләт думасы депутаты, якташыбыз Илдар Гыйлметдинов, язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, шагыйрь Гәрәй Рәхим, Щепкинчылар буенча сабакташы, Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, җәмәгате Нәҗибә Ихсанова, Роза Хәмитова, Рәдиф Сәгъдиев аның үз милләте өчен көрәшеп, фикерен төгәл әйтә белүен сагынып, сокланып сөйләделәр. «Музейлар күп түгел, аны иң лаеклыларга гына, тарихта эз калдырган, милләте өчен янып яшәгән кешеләргә ачалар. Әлеге музей өчен рәхмәт сезгә»,-диде Рафис Корбанов. Нәҗибә ханым исә: "Ул үз туган ягын яратты. Шушы якка чын күңелемнән баш иям. Моннан чыккан кешеләр Туфанның дәвамы булып кайтсыннар", диде. ТР дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев аның һәр сүзе Мәрәтхуҗа, Кама Тамагына барып тоташуын, аны чит илләрдә, чит төбәкләрдә яхшы белүләрен, чөнки аның әсәрләре алдан баруын сөйләде. "Әгәр чит җирләрдә минем иҗатымны белеп тә, Мәрәтхуҗада мине белмиләр икән, үземне язучы дип санамыйм", дип әйткән сүзләрен искә төшерде ул. Туфан абый белән каматамагылыларның горурлануы һәр җирдә чагыла. Моны килгән кунаклар да үз чыгышларында искәртте, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Башкортстаннан килгән кунаклар исә бөтен йөрәгебез белән ашкынып, очып килеп җиттек, чөнки ул һәм аның әсәрләре ике республиканы берләштерде, диделәр. Башкорт дәүләт Салават драма театры җитәкчесе Наилә Сәфәрголова музейга өч фотоальбом бүләк итте. Шуннан кунаклар һәм килгән һәр кеше музейга үтте. Чын татар өе, шәп чыккан бу, бөтен нәрсә аны хәтерләтә дигән сүзләр ишетелде. Төрле еллардагы фотосурәтләрне һәркем кызыксынып карады. Ә кичен район мәдәният йортында Башкорт дәүләт "Салават" драма театры артистлары Туфан аганың "Нәзер" исемле әсәре буенча куелган "Әллә ялгыш, әллә язмыш" спектаклен уйнадылар. Соңыннан Туфан абыйның яраткан башкорт халык җыры "Сибай"ны Башкортстанның атказанган артисты Риза Мәхәдиев башкарды. Зөфәр Галимулла улы сәхнәгә күтәрелеп аларга каматамагылылар исеменнән рәхмәтен җиткерде. Олы Мәрәтхуҗа авылында традициягә тугры калып, урамда Г. Камал театры артистлары "Гөргөри кияүләре" спектаклен уйнады.
Туфан абыйның исеме мәңгеләштерелер, әлбәттә. Аның әсәрләре киләчәк буынга тапшырылыр, язучылар аның бөтен иҗатын тәфсилләп халыкка җиткерер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев