Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбүнәче көне үткәрелә

25 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр илебезнең барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә Бөтенроссия әбүнәче көне үткәрелә. Бу вакытта Россия почтасы һәм нәшриятлар махсус шартлар тәкъдим итә. 400 сумнан башлап ярты елга һки еллык подписка рәсмиләштергән Россия почтасы клиентлары 30000нән артык приз уйнатуда катнаша ала. Кайбер төбәк һәм федераль басмаларга турыдан-туры Россия нәшриятлары...

25 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр илебезнең барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә Бөтенроссия әбүнәче көне үткәрелә.

Бу вакытта Россия почтасы һәм нәшриятлар махсус шартлар тәкъдим итә. 400 сумнан башлап ярты елга һки еллык подписка рәсмиләштергән Россия почтасы клиентлары 30000нән артык приз уйнатуда катнаша ала. Кайбер төбәк һәм федераль басмаларга турыдан-туры Россия нәшриятлары биргән махсус шартларда язылырга мөмкин булачак. Шулай ук Россия почтасының барлык бүлекчәләрендә ветераннар, сугышта катнашучылар һәм инвалидлыгы булган кешеләрг өчен газета-журналларга язылуның гадәти ташламасы көчендә кала. 2015 елның беренче ярты елына язылу кампаниясе тәртибе һәм тарифлары алдагыча кала. Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән Россия почтасының барлык бүлекчәләрендә язылуның "Бердәм автоматлаштырылган системасы" эшли. Аныңярдәмендә бүлекчә операторы клиент запросы буенча барлык язылу агентлары каталоглары буенча басманың арзанлысын эзли ала. Система шулай ук хезмәт күрсәтү вакытын шактый киметергә ярдәм итә, чөнки каталоглар автомат рәвештә эшкәртелә. Бүген Россия почтасы Россиядә якынча 20 млн. әбүнәчегә хезмәт күрсәтә, елына 1 млрд.дан артык язма басма тарата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев