Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бизнес кечкенә – бурычлар зур

Узган җомгада авылара үзәк китапханәнең актлар залында муниципаль районның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" утырышы үткәрелде, аны мр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов үткәрде.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашкан эшмәкәрләрне кызыксындырган сораулар буенча дискуссия җанлы булды, сораулар, тәкъдимнәр, кимчелекләр күп әйтелде.

Илдар Феликс улы кереш сүзендә Актанышта үткәрелгән кече һәм урта бизнесны үстерү буенча республика семинары, анда күтәрелгән сораулар, шулай ук бизнесны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, дәүләт ярдәме, кече һәм урта шәхси предприятиеләрне материаль-техник җиһазлау юллары һәм мөмкинлекләре турында сөйләде.

Гамәлдәге законда билгеләнгән хокуклардан тыш эшмәкәрләрнең бурычлары да бик күп. Алар арасында бланкаларда графа, колонка һәм шифрларны аңлавы бик авыр, шул ук вакытта бу документлар формасы даими алышынып тора.

"Түгәрәк өстәл" утырышына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкиле Әмир Җаббаров та чакырылган иде, ул экология буенча отчетлар тапшыру темасын яктыртты. Моннан тыш, экологик декларация тапшыру буенча кайбер проблемалар булу сәбәпле, оештыручылар "Экология агентлыгы" ООО җитәкчесе Радик Галиевны да чакырган иде. Шул ук тема буенча "Благоустройство" ООО директоры Рөстәм Хәлилов, ТР буенча Роспотребнадзорның территория идарәсе территория бүлеге җитәкчесе урынбасары Роберт Сафин да чыгыш ясады. Сүз каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүләр төзү, территориаль бүлекнең 2011 елгы эше һәм 2012 елга тикшерү планнары турында барды.

Ике мәсьәлә: шәхси тракторларга техник күзәтү һәм районда ГИМС вәкиллеге оештыру турында Илдар Рамазанов, такси турындагы закон үтәлеше хакында аның икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов таныштырды.

Моннан тыш, сүз тышкы реклама урнаштыру (мр башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге баш белгече Фәния Мөхәммәдуллина), җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен яраклы биналар турында (мр җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фирдүс Хәйруллин), балык үрчетү өчен махсус фермалар булдыру турында (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфат Вәлиев) да булды.

Эшмәкәрләр Рөстәм Галиев, Валерий Сенчугов, Наил Сиразаев, Виктор Болтаков үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев