Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биючеләр дуэты район данын яклаячак

Иртәгә, 14 сентябрьдә, Казанда «Нечкәбил» республика бәйгесенең беренче этабы башлана.

Быел безнең районнан бәйгедә Антоновка авылында яшәүче Сәхибгәрәевлар гаиләсе катнашачак. Наталья һәм Марат 3 елдан артык районыбызның авыл яшьләренең мәдәни ялын оештыра. Алар бию буенча кимендә 50 мастер-класс үткәрде, әлеге мастер-классларда 500 дән артык кеше катнашты. Шулай ук видеоклип та яздырганнар, аны 12 000 нән артык онлайн-тамашачы караган. Әлеге социаль проект белән 2022 елда ир белән хатын Тимченко фонды һәм Яшьләр эшләре буенча министрлык оештырган грант конкурсларында җиңү яуладылар. Шул ук елны Сәхибгәрәевлар «Наше время – Безнең Заман» республика телевизион фестивалендә җиңүче булдылар.

«Безнең гаилә тарихы биш ел элек – мин Петербургтан Татарстанның Антоновка авылына урман утырту бәйрәменә агач утыртырга кайткач башланды, – ди Наталья.  – Ул чакта мин авыл тормышыннан ерак идем, ләкин Антоновкадагы яңа дусларым һәм аларның табигый яшәү рәвеше миңа шулкадәр ошады ки, монда кунакка калдым. Бер елдан  булачак ирем Маратны очраттым. Без икебез дә профессиональ рәвештә ут белән биибез һәм бәйрәм вакытында сәхнәдә очраштык дип әйтсәм дә була. Марат моны белеп, бик гаҗәпләнде, чөнки ул Татарстанның ут белән чыгыш ясаучы барлык артистларын белә, шунда ук минем бу төбәк кешесе түгеллегемне аңлады һәм миңа игътибар билгеләре күрсәтә башлады. Танышканнан соң, ярты ел узгач, Марат хуҗалыкта булышырга, мин яшәгән кунак йортын җылыту өчен утын ярырга Антоновкага кайтты. Бирегә беренче кайтуыннан ук ул безнең театр хореографына әверелде. Бик тиз генә бию дуэтыбыз барлыкка килде, ә киләсе елда улыбыз туды».

Хәзер Сәхибгәрәевлар ике бала – ике яшьлек Самины һәм ун айлык Талияне үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев