Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - Россия фәне көне

Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә.

1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары нигезендә, Сенат указы белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә.

1999 елда РФ Президентының 7 июнь Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Шул рәвешчә, хакимиятләр Россия Фәннәр академиясенең 275 еллыгын билгеләп үтә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Советлар чорында Фән көне апрельнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелгән. Бүгенгәчә күп кенә фәнни коллективлар үз бәйрәмнәрен шушы датада каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев