Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Кама Тамагы Кыртапа авылында яшәүче хөрмәтле Фәхретдинова Фирая Минзакир кызына 75 яшь тула

Дәү әнием, Фәхретдинова Фирая Минзакир кызы, кышкы зәмһәрир суыкка үч итеп дигәндәй, 1941 елның 20 гыйнварында Апас районы Кече Күккүз авылында дөньяга килә. Шул ук елны Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш үзе белән яңа тормыш тәртипләре алып килә. Әтисе сугышка киткәндә, дәү әниемә 5 ай була. Ул "әти" дигән сүзне...

Дәү әнием, Фәхретдинова Фирая Минзакир кызы, кышкы зәмһәрир суыкка үч итеп дигәндәй, 1941 елның 20 гыйнварында Апас районы Кече Күккүз авылында дөньяга килә. Шул ук елны Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш үзе белән яңа тормыш тәртипләре алып килә. Әтисе сугышка киткәндә, дәү әниемә 5 ай була. Ул "әти" дигән сүзне бер тапкыр да әйтә алмый, әтиләр яратуын беркайчан да татымый. Әтисе сугышта хәбәрсез югала. Аның кая, кайсы частька эләгүе дә билгесез.
"Минем үземнән олы ике абыем бар иде. Әтиебез сугышка киткәндә, олысына - 10, кечесенә - 3 яшь була. Бу вакытта 10-12 яшьлек балалар да колхозда өлкәннәр белән тигез эшлиләр иде. Шуңа күрә мин өлкән абый белән уйнап үсә алмадым. Олы абыйны бик яшьли, ихтыярсызлап, ФЗӨгә озаттылар. Әниемнең йөрәге ничек түзгәндер? Ә шулай да әнием кыенлыкларга бирешми, тормышны берүзе җигелеп тартты. Безне - өч баланы ач итми, кеше итәргә тырышты. Әнине күрми дә идек - ул көнозын эштә иде," - дип, күз яшьләрен сөртә дәү әнием. Тагын ул үзенең бик иртә әнисе кул астына керүен, бакчадан алабута, кычыткан яфраклары, черек бәрәңге җыюын, шулар белән көн итүләрен сөйли безгә.
Сугыш алып килгән хәсрәтләр өстенә, яңалары өстәлә генә тора. Ике тапкыр өйләре яна. Кеше өстендә яшәргә туры килә аларга. Тормыш авырлыкларына карамастан, 12 чакрым ераклыктагы Иске Барыш авылына йөреп, 10 классны тәмамлый. Ул чактагы кыенлыкларны, кышкы салкыннарда, күз ачмаслык бураннарда адашып йөрүләрен дулкынланмый гына искә ала алмый ул. "Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын иде. Якты, җылы, матур мәктәпләрдә "4"ле, "5"ле билгеләренә генә укырга насыйп булсын иде сезгә", - дип безнең башыбыздан сөя.
Дәү әнием 1960 елның февралендә Кыртапа авылына килен булып төшә. Дәү әтием белән бергә кавышып, 50 ел матур гомер итәләр алар. Бергәләп 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Дәү әнием, лаеклы ялга чыккач та, үзенең көченнән килгән кадәр колхозга булыша. Ындыр табагында да эшли, колхоз кырыннан бүлеп бирелә торган чөгендер кишәрлеген дә эшкәртергә өлгерә. Тормыш үзенең сынауларын әзерли тора. Инде бар да рәтләнде, балалар башлы- күзле булды дигәндә, иң кече уллары 33 яшендә, ике баласын калдырып, кинәт гүр иясе була. Ата-ана өчен моннан да ачы хәсрәт юктыр, мөгаен. Дәү әтиемне дә соңгы юлга озатырга туры килде аңа.
Дәү әниемнең 12 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Бүген 75 яше тулган көндә балаларының игътибарын, кайгыртуын тоеп, тормыштан зарланмыйча яши ул. Хикмәт яшьтә түгел, ә Ходай рәхмәтендә яшәүдә. Беркайчан да, беркайда да сугыш булмасын, ил-көн тыныч булсын, барыбыз да сәламәт булсак иде дигән теләктә яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев