Биредә бүген 10:00-12:00 сәгатьләрдә транспорт өчен хәрәкәт рөхсәт ителмәячәк. Вакытлы уңайсызлык юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү буенча өйрәнүләр уздырылу сәбәпле килеп туган. Өйрәнүләрне коткаручылар үткәрә. Шуннан соң боз кичүе гадәттәге режимда эшли башлый.
Кичә, 20 гыйнварда, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе боз калынлыгын кабат тикшерде. Бозның иң юка урыны 32 сантиметр калынлыкта булуы ачыкланган. Шулай итеп, боз кичүеннән 3,5 тонна авырлыкка кадәрге транспорт чаралары керә ала.
Нет комментариев