Безнең бурыч – авыл яшьләрен эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү
«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ 2020 елның көзеннән эшли башлады.
Узган авыл хуҗалыгы предприятиесенә 44 мең гектар чәчүлек җирләре тапшырылган. Бүген мәйдан 56 мең гектарга кадәр арткан.
– Без 12-14 ел файдаланылмаган яткын җирләрне актив рәвештә авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертәбез, - ди «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Александр Карасев. - Быел Балтач белән Сөйки арасында 300 гектардан артык ташландык бакча җирләрен эшкәрттек. Узган ел Сатлыган белән Уразлы арасындагы зур участокта эшләдек, ул агачлар белән тулы иде. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
– Авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен кайсы ел иң уңдырышлысы булды?
– Тулаем уңыштан чыгып әйтсәк, агымдагы ел безнең өчен иң уңышлысы булды. 2023 елда тулаем урып-җыю 137 мең тонна тәшкил итте, быел 145 мең тоннадан артык ашлык урдык. Кайбер культураларның уңдырышлылыгы: көзге бодай - 31 ц/га, сабан культуралары – 41 ц/га, борчак – 21 ц/га, җитен – 13 ц/га, рапс – 19 ц/га, көнбагыш – 25 ц/га, соя-17 ц/га. Җитен һәм борчак басудан ук диярлек экспортка чыгарылды.
– Бу вакыт эчендә машина-трактор паркы ничек үсте?
– Предприятие баштан ук чәчүлек җирләре исәбе буенча кирәкле техника белән тәэмин ителде. Ләкин сөрүлек җирләре арту белән техника санын да арттырырга кирәк булды. Шулай итеп, булган техникага өч чәчкеч, куәтле өч трактор өстәлде. Бездә сиптергечләрнең иң заманчалары, 36 метрга кадәр җитә, әлегә без шуннан канәгать.
– Эшчеләрнең хезмәте ни дәрәҗәдә механикалаштырылган?
– 100 процент диярлек. Кырда техникага вак-төяк ремонт һәм ягулык салу искәрмә булып тора. Техника датчиклар белән җиһазландырылган, аларның мәгълүматлары мониторга чыгарыла. Механизатор шундук эштәге өзеклек турында мәгълүмат ала, аны җиңел генә төзәтеп була.
– Филиалда ничә кеше эшли?
– Сезонлы эшчеләр белән бергә безнең штатта 262 кеше. Шул ук вакытта сезон бездә 9 ай дәвам итә, шуңа күрә кешеләр эштә ел буе диярлек мәшгуль. Алар, нигездә, Олы Салтыкта ашлык киптерү комплексында һәм Уразлыда эремә узелында эшләүчеләр. Сүз уңаеннан, киләсе елда эремә узелының куәтен арттырырга уйлыйбыз, чөнки сыек ашламалар куллану үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
– Сезнең коллективта яшь эшчеләр һәм белгечләр күпме?
– Коллективның чирек өлеше диярлек – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Алар арасында төпле белемле белгечләр күп, алар ярдәмендә производствога яңалыклар кертелә.
Мәсәлән, баш инженер Иван Яковенко узган ел эшчеләр белән бергә ликвилайзерларның тәгәрмәч бүкәннәрен ремонтлау өчен җайланма куллануны гамәлгә кертте. Ул бөтен холдингта киң кулланылыш тапты. Ә быел остаханәдә сиптергеч форсункаларын тикшерү өчен җайланманы куллана башладылар. Болар барысы да механизаторларның эшен тизләтә һәм ел дәвамында йөкләнешне тигез бүлеп бирә. Иван дипломлы инженер, компанияләр төркемендә техникага сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнгән, ә соңрак предприятиенең инженерлык хезмәтен җитәкләгән.
Баш агроном Айнур Сафин да үзенең омтылышлары белән сөендерә. Ул инде авыл хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсенә ия иде, ә менә игенчелек системасы аның өчен яңалык булып чыкты. Әмма ул тиз җайлашты, нәтиҗәдә уңышлылык артты.
Бездә Мәскәүнең Тимирязев исемендәге академиясе, Казан авыл хуҗалыгы академиясе студентлары практика уза, күпләргә ошый һәм укуларын тәмамлагач, алар бездә эшкә калалар. Быел Казахстан югары уку йорты студенты бездә практика үтте һәм шулай ук безгә эшкә килергә планлаштыра. Алар – яңа технологияләрне белүче, заманча компьютерлаштырылган техниканы аңлаучы, перспективалы яшь кадрлар. Сүз уңаеннан, бүген безнең агрофирма тулысынча белгечләр белән тәэмин ителгән.
– Быел районнан 20 дән артык бала сезнең оешмага эшкә килү нияте белән Апас авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керде. Сез бу уку йорты белән ничек эшлисез?
– Әлеге көллиятне тәмамлаучылар бездә эшли һәм без аларның әзерлегеннән канәгать. Студентларының практика узуына уку йорты белән килешү бар, практика нәтиҗәләре буенча без аларның кайсын эшкә алырга әзер икәнебезне аңлыйбыз. Бурычыбыз – төпле яшьләр шәһәргә омтылмасыннар, районда эшләсен һәм лаеклы хезмәт хакы алсыннар өчен аларны эш белән тәэмин итү. Бу безнең холдинг сәясәте, без аны урыннарда гамәлгә ашырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев