Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең ТИҮ иң яхшылар арасында

Казан Ратушасында 2021 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Бәйге “Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе ярдәме белән 2015 елдан бирле уздырыла. 

Ел саен бәйге өч төркемдә (Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары ТИҮләре; халык саны 60 мең һәм аннан күбрәк булган шәһәрләрдә урнашкан ТИҮләр; авыл җирлекләрендә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм халык саны 60 меңнән азрак булган шәһәрләрдәге ТИҮләр арасында) үткәрелә. Конкурсның приз фонды – 50 млн сум.

Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең районда берьюлы ике призер булуы ачыкланды. Куйбышев Затоны “Камыши” микрорайоны территориаль-иҗтимагый үзидарәсе өченче урын яулады, җитәкчесе – Альмира Винникова. Владимир Оленин рәислегендәге Красновидово авылы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе бишенче урында.

Альмира Кадыйр кызы бу абруйлы республика бәйгесендә уңышка ирешүләренең беренче тапкыр гына булмавы турында әйтте. Берничә ел элек әлеге бәйгедә катнашу нәтиҗәсендә Куйбышев Затонындагы үзәк мәйданда гирляндалар һәм бизәкләр белән бергә купшы чыршы барлыкка килгән, ул инде 7 елдан бирле елгачылар поселогында яшәүчеләрне куандыра.

Без “Камыши” ТИҮ рәисеннән бу юлы откан 430 мең сумлык грант акчасының нәрсәгә юнәлдереләчәге белән кызыксындык.

Альмира Кадыйр кызы поселоктагы күлне чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләсенең күп тапкырлар күтәрелүе турында әйтте. Моңа шактый зур суммада акча таләп ителә, шуңа күрә грант акчасы бик урынлы. “Күл территориясен төзекләндерәсе килә, җыештырып, анда эскәмияләр куярга кирәк. Поселок халкының ял итү урыны булыр иде. Әлбәттә, бу уңышка ирешүдә поселок тормышында актив катнашкан һәркемнең өлеше бар. Территориаль-җирле үзидарәгә поселок җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә, без һәрвакыт килешеп эшлибез. Конкурста катнашу өчен документлар әзерләргә кирәк, бу эштә безгә поселок советы хезмәткәрләре булыша”.

Составына Ирина Бирючевская, Надежда Макарова, Альмира Гайнуллина, Любовь Елагина, Ирина Лепилина, Любовь Романова, Алина Боброва кергән ТИҮ активының да бу эштә роле зур. Активның көйле эше нәтиҗәсендә җирле үзидарә дә уңышка иреште, ә откан акчалар поселокны төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

Грант акчасын куллану турындагы сорауга Владимир Оленин: “Бездә ике идея бар – янгын сүндерү машинасы гаражын ремонтлау һәм авыл территориясен төзекләндерү. Акчаны нәрсәгә кулланачагыбызны барыбыз бергә хәл итәчәкбез”, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев