Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең фишка- балыкчылык

Күптән түгел туризм буенча ТР Дәүләт комитеты "Пять ветров" концепциясен презентацияләде. Инвестиция проектлары биш муниципаль район - Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Лаеш һәм Балык бистәсе белән бәйле. Куйбышев сусакагычы дүрт кластер эшләү өчен этәргеч ноктасы булды. Үсүче кластерлар арасында безнең район балыкчылык туризмына махсуслашкан. Әлеге проектка илебездә июльнең икенче...

Күптән түгел туризм буенча ТР Дәүләт комитеты "Пять ветров" концепциясен презентацияләде.

Инвестиция проектлары биш муниципаль район - Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Лаеш һәм Балык бистәсе белән бәйле. Куйбышев сусакагычы дүрт кластер эшләү өчен этәргеч ноктасы булды. Үсүче кластерлар арасында безнең район балыкчылык туризмына махсуслашкан. Әлеге проектка илебездә июльнең икенче якшәмбесендә бил-геләнеп үтүче һөнәри бәйрәм - Балыкчылар көненә бәйләнеп китә. Быел бәйрәм проектны җибәрер алдыннан сынау адымы булачак. Балыкчылар көне кысаларында үткәреләчәк чара безнең районга балык тотарга яратучыларны гына түгел, вакытын күңелле үткәрергә, ниндидер яңалык белергә, ниһаять, балык чиертергә өйрәнергә теләүчеләрне дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Планда әлеге бәйрәмне ел саен үткәрү, аны үткәрүгә күбрәк катнашучылар һәм тамашачыларны җәлеп итү каралган. Киләчәктә бәйрәмне "Каравон" яки "Питрау" бәйрәмнәре кебек республика масштабына күчерү көтелә. Шунысы мөһим биредә районның һәр кешесе, һәр кунагы үз урынын табачак, талантын ачачак, теләкләрен гамәлгә кую алачак. Шулай итеп, 12 июльдә бйрәм 4.30 сәгатьтә Заов. Каратайдагы муниципаль пляжда башлана. Биредә "Идел-Кама" беренче балык тоту фестивалендә катнашучыларны теркәү башлана. Катнашучыларны тер-кәү һәм көймәләрне караганнан соң, сәгать 6да балык тоту ярышы башлана, ул көндезге сәгать 11гә кадәр дәвам итә. 11.00-12.00 сәгатьтә хөкемдарлар тотылган балыкны үлчәп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачак. Сәгать 12дә пляжда балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт-күңел ачу чаралары башлана. Берүк вакытта бәйрәмдә катнашучылар өчен тотылган балыктан уха пешереләчәк. Сәгать көндезге бердә Нептун көне тамашасы башлана. Бәйрәм район халкы һәм кунаклар өчен чын бүләк - Казанның танылган "Волга-Волга" төркеме чыгышы белән тәмамланачак. Чараны оештыручылар теләге булган һәркемне 12 июльдә муниципаль пляжда ярышлар һәм күңел ачу программаларына көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев