Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә әкият килде

Менә 30 елдан артык инде мин балалар бакчасында эшлим.

Шуның соңгы 12 елында балаларга татар теле өйрәтәм. Балалар ана телен бик теләп өйрәнә, аларга бигрәк тә әкиятләр, җырлы татар халык уеннары ошый. Өйрәнүләр кызыклы, җанлы үтсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз: алар җырлый да, бии дә, рәсемнәр дә ясый, авазлар һәм хәрефләр дә өйрәнә. Өстәвенә балалар түгәрәкләргә дә йөри. Безнең "Салават күпере" исемендәге 1 нче номерлы бакчада рус һәм татар телендә драма түгәрәкләре эшләп килә. Күптән түгел рус балалары "Камыр малай" әкиятен сәхнәләштерде. Ә менә 14-15 февралдә өлкәннәр "Б" төркеменең татар төркеменә йөрүче балалар үз осталыкларын күрсәтте. Алар үзләре әзерләгән "Шалкан" әкиятен уртанчылар һәм кечкенәләр төркеменә тәкъдим итте. Әкият яңа вариантта әзерләнде, геройлар шигырьләр дә сөйләде, биеде дә, җырлады да. Әбинең (Д. Сагъдиева) бик оста хуҗабикә икәне, Бабайның (Б. Миңнуллин) картайган-хәлсез булуы, Кызның (Д. Әхмәтҗанова) бик көяз булып, курчакларыннан аерыласы килмәве ачыкланды. Ә Эт-Акбай (С. Зиннәтов) сарык суеп "майлы калҗа" бирмәсәгез, бөтенләй шалканны тартмыйм, дип киреләнде. Ә Мияубикә (А. Хәмзина) "Нигә шаулыйсыз? Йокларга ирек бирмисез?"- дип бөтенләй аптырашта калдырды. Ярый әле батыр Тычкан-Чемпион (И. Зәйнуллин) килеп чыкты, шалканны тартып чыгарырга булышты. Ә Шалкан (Ш. Галиуллин) бик зу-у-ур иде. Шул шатлыктан җырлап, "Әпипәне" биеп күңел ачтылар. Әкиятне Муса Хәмидуллин һәм Булат Айсин алып барды. Тамашачылар "нәни артистларны" бик җылы каршылады, аларга көч биреп, яңа уңышлар теләп, гөрләтеп кул чаптылар. Мондый чаралар балаларның яшерен талантларын ачарга булыша, үзебезнең ана телебезгә мәхәббәт уятуда ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев