Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер очрашу, үзе бер гомер

17 август көне өйлә вакытында Ишем авылында инде күптән ишетелмәгән азан авазы яңгырады. Бу авазны авыл үзе дә, табигате дә, кешеләре дә бик сагынган иде. Шуңа күрә бар халык тын да алмыйча тыңлады. Имам хатибы Нияз Вафинның бу әйткән азаны авылга яңа сулыш өргәндәй, авыл яшәреп, киләчәккә өмет баглагандай итте....

17 август көне өйлә вакытында Ишем авылында инде күптән ишетелмәгән азан авазы яңгырады.
Бу авазны авыл үзе дә, табигате дә, кешеләре дә бик сагынган иде. Шуңа күрә бар халык тын да алмыйча тыңлады. Имам хатибы Нияз Вафинның бу әйткән азаны авылга яңа сулыш өргәндәй, авыл яшәреп, киләчәккә өмет баглагандай итте. Ерак араларны якын итеп бәйрәмгә кайткан авылдашлар, күптән инде күрешмәгән классташлар бер-берсен бәйрәм белән котлады, күзләрдә хәтта яшьләр күренсә дә, бу шатлыктан, бер-берсе белән очрашу куанычы иде.
Бәйрәм дәвам итә, районнан килгән МР башлыгы ярдәмчесе Радик Сәгъдиев авылдашларны хөрмәтләп, аларны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ә Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева үз чыгышында авылның матурлыгы, табигате, аның яшәргә өмете барлыгы турында тагын бер кат искә төшерде. Традицияләрне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклеген искәртеп үтте. Ишем авылының иң өлкән кешесе Рәшидә апа Дәминова, кунакка кайткан авылдашларыбыз Роза Хәйруллина сүз алып бәйрәм белән тәбрикләделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Аннан сәхнәдә Балтач авылы үзешчәннәре әзерләгән концерт булды.
Бәйрәм урамда дәвам итте. Олысы-кечесе, ир-егетләре һәм хатын-кызлар да төрле ярышларда катнашып, бүләкләр алдылар. Кыскасы, бу бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде. Өстән яңгыр явып торуга карамастан, урамда самовар кайный, казанда пылау пешә, мәдәният йортында мул итеп өстәл әзерләнгән. Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте.
Төнге авылда гармун моңы яңгырады, шул моң, әйтерсең лә, сагынып кайткан авылдашларын озата бара иде.
Кайчандыр безнең Ишем авылында 200ләп йорт, 3 мәчет, балалар йорты, 10 еллык мәктәп булган. Тирә-як авыллардан килеп бездә белем алганнар. Хәзер авылда барысы 20ләп кенә йорт калган. Шулай да авыл яшәргә тиеш. Аның үткәнен бит шушы авылда яшәп бакыйлыкка киткән әбиләре, бабалары, әти-әниләре, апа- сеңелләре, абыйлары җирләнгән зираты бар. Менә шул каберләр бәйли әле авыл арасын. Без аларга һәрвакыт догада булып, кайтып каберләрен чистартып, кадерләп сакларга тиеш.
Авылдашлар әле бу очрашу белән генә чикләнмичә, якын арада зират өстен яңартып, тирә-ягын чистартып, авылның күптән кулланылмый торган ташландык хәлендәге чыгышын төзекләндерү турында да киңәштеләр.
Тагын шуны да язмыйча булмый. Бу бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән авылдашларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Афәрин, авылдашлар! Юлсызлык аркасында кайткан кунакларның күбесе авылга үтә алмыйча кире борылды, кызганыч. Әмма, беренче коймак төерле була, диләр, киләчәге матур, дәвамлы булсын.
Бәйрәмдә катнаша алмаган авылдашларны бәйрәм белән котлап кабат очрашуны көтеп Наилә Нигъмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев