Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без һәрвакыт бергә

3 декабрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар көненә багышланган чара үткәрелде.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяр көче, иксез-чиксез таланты булуын тормышы һәм эше белән исбатларга теләүчеләр белән очрашуга югары даирә җитәкчеләре - ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ветераннарның район советы рәисе Ирания Сәгъдиева, кайбер район җитәкчеләре килгән иде. Чәй табыны артында, дустанә шартларда инвалидлар үзләренең тормыш-көнкүрешләре: шатлыклары, проблемалары, тәкъдимнәре турында сөйләде. Озак еллар район инвалидлар җәмгыяте рәисе булып эшләгән Валентина Дорожкова бүген инвалидлар юлыккан көнкүреш проблемалары - кар чистарту, утын белән тәэмин итү, шәхси секторда коммуналь һәм ремонт хезмәте күрсәтү турында сөйләде.

Зөфәр Галимуллович җылы, дустана шартларда үтүче мондый очрашулар җитәкчеләргә район инвалидлары проблемаларын белү һәм аларны оператив хәл итү мөмкинлеге бирүе хакында сөйләде, ешрак очрашырга, ачыктан-ачык сөйләшергә һәм мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район бүлеге рәисе Анна Зубарева район җитәкчелегенә күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә булышлыклары өчен рәхмәтен әйтте. Ветераннарның район советы рәисе Ирания Сәгъдиева нәтиҗәле уртак эш өчен һәркемгә рәхмәтен әйтте һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

Мидхәт Корманов район җитәкчесе белән бергә ял, савыгу, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең аралашуы өчен барлык уңайлыклар булдырылган социаль хезмәт күрсәтү үзәген карады һәм канәгать калды.

Кама Тамагы музыка мәктәбе укучылары да очрашуга үз бүләкләре белән килде. Алар очрашуга яраткан җырларыннан концерт номерлары әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев