Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без – бөек тарихыбызның бер өлеше

Узган җомгада яшь хәбәрчеләрнең традицион "Алтын каләм" район конкурсы булды.

Быел - ТР тарихи-мәдәни мирасы елында аның районның туган якны өйрәнү музеенда үткәрелүе очраклы гына түгел. Көне дә -18 май - Халыкара музейлар көненә туры килде. Алты урта мәктәптән җыелган укучылар һәм оештыручыларны - газетабыз редакциясе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләрен музей директоры Ирания Сәгъдиева һәм белгеч Рәсимә Нәҗмиева шатланып каршы алды.
Ирания Шиһап кызы үзенең сәламләү сүзендә тарих, мәдәниятне, халыкларның гореф-гадәтләрен саклауда музейларның әһәмияте турында әйтте һәм ата-бабаларыбыз мирасына сакчыл карауны үтенде. Рәсимә Шәрифҗан кызы музей залларына кызыклы сәяхәт кылды, бирегә балаларның кайберләре беренче тапкыр гына килгән иде. Шунысы куанычлы, конкурста катнашучылар үз эшләрендә зур һәм кече Ватанга мөнәсәбәтләрен, узгандагы һәм бүгенге гамәлләргә горурлыкларын ача алган. Жюри быел мәктәпләрнең бәйгегә көчле һәм әзерлекле укучылар җибәрүен билгеләп үтте. Олы Салтык урта мәктәбе укучысы Илнур Нәбиуллинның "Универсиада-2012" темасына өй эше яхшы иде. Аның "Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы" темасына язылган иншасы да оригинальлеге, тел үтемлеге, төгәллеге белән аерылып торды.
Олы Кариле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлүсә Зыятдинова, Иске Казиледән 10 сыйныф укучылары Айсылу Гаязова, Алсу Хәмзина эшләрен кече ватан тарихына таянып язган иде. Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучысы Илүзә Шәйморзина эше кыскалыгы, тел байлыгы һәм тирән эчтәлеге белән игътибарны җәлеп итте. Конкурста иң яшь катнашучы - Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гөлназ Талиповага да зур өметләр баглыйбыз.
Рус телендә язучылардан конкурста Затон урта мәктәбеннән Карина Галиева (10 сыйныф) һәм Кама Тамагы урта мәктәбеннән Гүзәлия Нәҗмиева ( 8 сыйныф) катнашты. Жюри фикеренчә, икесенең дә эше киләсе этапка җибәрергә лаек. Татар төркеменнән Илнур Нәбиуллин, Илүзә Шәйморзина, Айсылу Гаязова, Гөлүсә Зыятдинова иншалары иң яхшылары дип табылды. Алар республика белгечләре хөкеменә җибәреләчәк.
Конкурста катнашучыларның барысына да яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фирдүс Хәйруллин истәлек бүләкләре тапшырды.
Ахырдан укучыларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, яшь хәбәрчеләрдән яңа хәбәрләр көтеп калабыз. Ирания Сәгъдиева һәм Рәсимә Нәҗмиевага аерым рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев