Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берүзе меңгә торган

Районда яшәүче бер яшүсмер балигъ булмаганнар арасында хокук борзуларын кисәтү буенча мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эше инспекциясе, полициянең участок уполномоченныйларының уртак тырышлыгын юкка чыгарган. Җиде тапкыр җинаять кылып, ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында республика буенча 34 урыннан 8 урынга күтәрелгән районның эш...

Районда яшәүче бер яшүсмер балигъ булмаганнар арасында хокук борзуларын кисәтү буенча мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эше инспекциясе, полициянең участок уполномоченныйларының уртак тырышлыгын юкка чыгарган.

Җиде тапкыр җинаять кылып, ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында республика буенча 34 урыннан 8 урынга күтәрелгән районның эш йомгаклары буенча берничә оешмасының берьеллык эшен берничә ай эчендә юкка чыгарган. -- Күптән түгел генә ике бала белән ирле-хатынлы гаилә һәм хатынның беренче никахтан туган 14 яшьлек улы Апас районыннан Келәнче авылына күченеп килде,- ди полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин. - Үги атасының таләпчәнлегеме, яисә әнисенең бала хокукларын яклый алмавымы, ә бәлки яшүсмернең холкы авыр булуы нәтиҗәсендәме - бу гаилә полиция хезмәткәрләренә мәшәкатьләр тудырды. Яшүсмер өеннән качкач, аны берничә тапкыр эзләргә туры килде. Чираттагы тапкыр качканнан соң малайны "Өмет яры" приютына урнаштыралар. Биредә дә ул үзенең "креатив" адымнары белән башкалардан аерылып тора. Ул балалар мәйднчыгындагы таучыкның бер детален карап йөри, пычкы табып үзенә ошаган өлешен кисеп ала. Таучыкны җимерелүе дә, башка балалар сәламәтлегенә куркыныч тудыруы да аны борчымый, үз эшен эшләгән. Ул приютта да озак тормый, әмма өенә дә кайтмый. Безнең районда киң күңелле кешеләр яши. Яшүсмернең кызганып, бер гаилә аны үзләренә яшәргә чакыра. Шулай итеп, ул Каратал авылына күчеп китә. Биредә дә безнең "батыр" ярдәмчел кешеләрне авыр хәлдә калдыра. Бер көнне өйдәге алтын бизәнү әйберләрен урлап чыгып китә, урланган әйберләрне сатарга ярдәм итүче иптәш табып, урланган алтыннарны саталар. Аны кабат Куйбышев Затон штпда яшәргә кертәләр. Ул биредә дә тик ятмый. Апаста яшәгәндә кибеттән ноутбук урлаган, Куйбышев Затон чәчтарашыннан урлау очрагы теркәлгән, "Надежда" кибетенә керергә омтылган. Әнисе, үги әтисе турында әйтеп тә тормыйбыз, бала тәрбияләүдән күптән читләшкәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүз белән аңлатудан тыш, аңа берничек тә тәэсир итә алмый. Аны балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча ябу үзәгенә урнаштырып булмый, чөнки җинаять кылган. Ноутбук урлау эше Апас районы судына тапшырылса да, аңа карата шартлы җәза гына биреләчәк. Утыртырга ярамый, туктату да мөмкин түгел. Ул аңларлык сүзләр, аңа кидертерлек "йөгән" юк. Биредә эш статистикада гына түгел, егет үз тормышын үзе җимерә. Эш судта каралганда, ул балигъ булмаганнар өчен ябык типтагы махсус укыту-тәрбия йортына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев