Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беркем дә онытылмаган

13 декабрьдә Кама Тамагы штпның Җиңү паркында кайнар нокталарда сугышчан гамәлләрдә катнашучылар хөрмәтенә истәлек ташы куелды. - Узган елда, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуга 24 еллыгын билгеләп үткәндә, без муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очраштык, -ди сугышчы интернационалистлар Советы рәисе Рамил Кәримов. - Ул вакытта кайнар нокталарда- Чехсловакия, Чечня, Әфганстанда,...

13 декабрьдә Кама Тамагы штпның Җиңү паркында кайнар нокталарда сугышчан гамәлләрдә катнашучылар хөрмәтенә истәлек ташы куелды.

- Узган елда, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуга 24 еллыгын билгеләп үткәндә, без муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очраштык, -ди сугышчы интернационалистлар Советы рәисе Рамил Кәримов. - Ул вакытта кайнар нокталарда- Чехсловакия, Чечня, Әфганстанда, башка илләр һәм республикаларда сугышчан гамәлләрдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә истәлек ташы куярга хәл иттек. Бу вакыт эчендә һәйкәл эскизы сайланды, аны сатып алу өчен акча бүлеп бирелү турындагы карарга имза салынды. Калган эшне без үзебез башкардык. Нигезен әзерләдек, пьедестал куйдык, һәйкәлнең аскы өлешен ныгыттык. 13 декабрьдә кран ташны күтәреп куйды. 26 декабрьдә сәгать 11.00дә һәйкәлнең ачылышы үткәрелә. Сугышчан гамәлләрдә катнашучыларны, укучыларны һәм район халкын бу көнне Җиңү паркына чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X