Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бергә булганда рәхәт!»

9 декабрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре Әлфия Гыймадиева һәм М. Матвеева «Бергә булганда рәхәт!» дип исемләнгән Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үткәрде.

Чарада Красновидово, Тәмте авыллары, Куйбышев Затон һәм Кама Тамагы поселоклары, Мордва Каратае авылыннан килгән инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләр катнашты.

Катнашучылар «Кар бөртекләре» һәм «Кар кызлары» командасына бүленде.

Шигырьләр төрле темаларга кызыклы тугыз конкурска алыштырылды. Катнашучылар открыткалардан пазланы рәхәтләнеп җыйды, узып баручы ел символы Куянны йомык күз белән ясадылар, шәхси куллану әйберләре табышмаклар белән билгеләнгән «Мини-маркет»та булдылар, «Җыр-ребус»ларны таныдылар, лабиринтта матур төргәктәге сюрпризларны таптылар. Ахырдан конкурсларга йомгак ясалды һәм җиңүче «Кар кызлары» командасы бүләкләнде, «Кар бөртекләре» командасына юаныч бүләкләре тапшырылды.

Чара гармунга кушылып халык җырлары һәм такмаклар башкару белән тәмамланды, гармунчы ролен Куйбышев Затонннан II группа инвалид Сурия Шәйморзина башкарды.

Бу көнне бик күңелле булды, беркем дә үзенең проблемалары, авырулары турында искә төшермәде, бәйрәм кәефе күңелләрендә озак саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев