Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергә проблемалар да җиңел хәл ителә

24 сентябрьдә Татарстанда профсоюз активисты көне билгеләп үтелә. -Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә үз хезмәттәшләрен онытмый,- ди РСПО рәисе Татьяна Гращенкова. -Татарстанда берничә ел инде пенсионер укытучыларга ярдәм итү программасы эшли. Аның инициаторы - профсоюз, идеяне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов актив хуплады. Уртак...

24 сентябрьдә Татарстанда профсоюз активисты көне билгеләп үтелә.

-Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә үз хезмәттәшләрен онытмый,- ди РСПО рәисе Татьяна Гращенкова. -Татарстанда берничә ел инде пенсионер укытучыларга ярдәм итү программасы эшли. Аның инициаторы - профсоюз, идеяне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов актив хуплады. Уртак гамәлләр нәтиҗәсендә бюджет тармагы хезмәткәрләрен өстәмә пенсия белән тәэмин итү программасы барлыкка килде. Өстәмә пенсияне хатын-кызларның бюджет тармагында өзлексез хезмәт стажы 20 һәм ир-егетләрдә 25 ел булганда гына эшләмәүче пенсионерлар гына ала. Пенсиягә чыкканда бюджет тармагының элеккеге хезмәткәре аңа дәүләтнеке булмаган пенсия билгеләү турында кадрлар бүлегенә гариза язарга тиеш. Пенсионерларны социаль яклау максатында агымдагы елның августында программаның гамәлдәге вакыты мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы рескомы тырышлыгы белән 2015 елга кадәр озайтылды. Мондый программа Татарстанда гына. Республика бюджетыннан акча "Волга Капитвал" НПФга күчерелә. Нәкъ менә әлеге дәүләтнеке булмаган пенсия фонды укытучылар һәм тәрбиячеләрне өстәмә пенсия белән тәэмин итә. Кадрлар бүлегенә гаризаны пенсионер эштән киткәннән соң өч елдан да соңга калмыйча язарга кирәк, киресенчә булган очракта пенсионер программадан төшеп кала.

Шулай ук быел пенсионерлар өчен Татарстан санаторийларында тернәкләндерә курслары оештырылды. Сәламәтлеген ныгытырга теләге булучылар "Васильево», «Ливадия», «Жемчужина» санаторийларында һәм Сочиның "Металлург" санаторийсына бара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев