Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренчел звеноның иң яхшы табибы

Казан телевидениесе корреспонденты һәм видеооператоры Затон амбулаториясе табибы Олег Наумов турында сюжет төшерделәр. Олег Львович “Ел табибы - Ак чәчәкләр-2022” республика бәйгесендә катнаша. Исегезгә төшерәбез, әлеге дәрәҗәле конкурс “Ел табибы”, “Беренчел звеноның иң яхшы табибы”, “Ел медицина хезмәткәре” һәм “Уникаль очрак” номинацияләре буенча уза.

“Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең гомумпрактика табибы Олег Наумов тәкъдим ителде. Ул журналистларның һөнәри эшчәнлек, пациентларны кабул итү, эшендәге авыр очраклар турындагы сорауларына җавап бирде.

“Татарстан” ГТРК корреспонденты Эльвира Фәйзуллина медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән сөйләште.

Бу вакытта табиб янына күренергә килгән кешеләр үзләрен дәвалаучы табиб турында сөйләделәр, аның игътибарлы, ярдәмчел, профессионал булуын билгеләп үттеләр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында табиб өчен тавыш бирү мөмкинлеге турында социаль челтәрләрдә хәбәр урнаштырылганнан соң, пациентлар Олег Львович адресына, аңа рәхмәт белдереп, бик күп җылы сүзләр язганнар. Бәйге нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе табибы турындагы сюжетны якшәмбе көнне кич белән “Хәбәрләр” тапшыруыннан карый аласыз. Безнең дә Олег Наумов белән сөйләшү мөмкинлеге булды.

Югары һөнәрилеге, һәркемгә игътибарлы булганы өчен Олег Наумовны пациентлары да, хезмәттәшләре дә ихтирам итә. “Мин табиблар гаиләсендә туып үсмәдем. Әнием рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде, әтием суднолар ремонтлау заводында хезмәт куйды. Ә медицинага мине бәхетсезлек очрагы китерде. Өлкән сыйныфта укыганда, юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, нык имгәндем. Берничә ай Казанның 12 нче хастаханәсендә ятарга туры килде. Анда ак халатлы табибларның кеше гомерләрен коткаруларын күрү мине бик тәэсирләндерде. Һәм нәкъ менә бу һөнәр сайлауда да зур роль уйнады. Табиб булып инде 20 елга якын эшлим һәм үз карарым өчен бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Туган поселогымда яраткан эшемдә эшлим һәм пациентлар өчен, хәлемнән килгәнчә, барысын да эшләргә тырышам”.

Тормыш иптәше Светлана Анатольевна да табиб, ул стоматолог булып эшли. Олы улы да табиб һөнәрен сайлаган – Казан дәүләт медицина университетында белем ала.

Олег Львович, коронавирус пандемиясе башланып, вакытлыча госпиталь ачылганнан бирле әлеге катлаулы участокка җитәкчелек итте, бу вакыт эчендә аның куллары аша  меңнән артык авыру узган. Әлбәттә, бу авыру табибларның үз сәламәтлекләре өчен дә куркыныч тудырды, 2021 ел ахырында Олег Львович үзе дә җитди рәвештә әлеге авыру белән чирләгән, үпкәләре 80 %ка зарарланган булган, шулай да ул, авыруны җиңеп, эшен дәвам итүгә ирешкән.

Хезмәте өчен Олег Наумов берничә тапкыр район җитәкчелегенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Шулай да үз эшчәнлегендә ул бүләкләнүләрне мөһим дип санамый, аның өчен иң мөһиме – үзенә мөрәҗәгать иткәннән соң, пациентларының савыгуы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев