Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлектә көч

31 гыйнварда туган якны өйрәнү музеенда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында сугыш һәм хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары район советы пленумы булды. Пленум эшендә җәмәгать оешмалары әгъзалары - ветераннарның башлангыч оешмалары рәисләре, муниципаль берәмлек башлыклары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Пленум башланганчы кунаклар Туфан Миңнуллин музеенда булды, яңа экспозицияләр белән танышты,...

31 гыйнварда туган якны өйрәнү музеенда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында сугыш һәм хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары район советы пленумы булды. Пленум эшендә җәмәгать оешмалары әгъзалары - ветераннарның башлангыч оешмалары рәисләре, муниципаль берәмлек башлыклары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Пленум башланганчы кунаклар Туфан Миңнуллин музеенда булды, яңа экспозицияләр белән танышты, ТР ветераннар делегациясенең Мәскәүгә барып кайтуы турында «Хәтер эстафетасы» фильмын карады.
Пленумны район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева ачты. Ул 2012 елда район ветераннар советы башкарган эш турында (слайдлар карау мөмкинлеге булды) сөйләде. Бүгенге пленумның эшкә анализ ясау белән бергә активлыкны арттыру, күтәренке кәеф булдыру мөмкинлеге бирүче очрашу бәйрәме буларак та ассызыклады. Ирания ханым бүген райондагы халыкның өчтән беренең пенсионерлар икәнен билгеләп үтте. Ветераннар советы үз эшен ветераннарның башлангыч оешмалары аша алып бара, МБ башлыклары, хакимият структуралары белән тыгыз элемтәдә тора, аларда яклау һәм хуплау таба.
2012 ел ветераннар өчен мөһим вакыйгаларга бай булды - февральдә ветераннарның республика советы рәисе Хәбир Иштиряков катнашында пленум үткәрелде, майда ТР район һәм шәһәр советлары рәисләре семинар-киңәшмәсе булды, район делегациясе Тр Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, пенсионерлар союзы белән берлектә Болгарга сәяхәт оештырылды. «Алар Җиңү белән кайтты» хәтер китабын чыгару эше тәмамланды, «Россия патриотларын үстерәбез» Бөтенроссия конкурсында, өлкән яшьтәгеләр арасында талантларны барлау буенча республика «Балкыш» фестивалендә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясендә катнаштылар. Шулай ук Туфан Миңнуллин музее ачылышы, якташлык җәмгыяте җыелышы, район газетасының 80 еллык юбилее һәм башкалар район халкы өчен зур вакыйга булды. Һәр МБда бүләкләр тапшырып юбилярларны хөрмәтләү үткәрелә, укучылар ветераннарга шефлык итә, мәктәпләр белән тыгыз элемтә булдырылган. 2012 елда мәшгульлек үзәге аша районның 70 ветераны компьютерда эшләү нечкәлекләренә өйрәнде. Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе ярдәмендә өлкән яшьтәгеләр районда һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелүче күп кенә чараларда катнаша . Болар - шахмат-шашка турниры, йөзү һәм чаңгыда узышу ярышлары. Ирания ханым барлык җитәкчеләргә өлкәннәргә карата ихтирамнары, яхшы мөнәсәбәтләре, хезмәттәшлек итүләре, ярдәм кулы сузулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Аннары ветераннар белән эшләүдә үз линияләре буенча УСЗ җитәкчесе Алевтина Докина, УПФ җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры гөлназ Гайнетдинова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марина Петрухина сөйләде. Залдан ветераннар сораулары да тыңланды, алар контрольгә алынды.
2012 елда район ветераннар советы эше канәгатьләнерлек дип табылды.
Ахырдан МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев: «Без теләсә кайсы вакытта, теләсә кемгә ачык, безнең арада туры элемтә, бер-беребезгә ышанучан мөнәсәбәт булырга тиеш. Кешеләргә ярдәм итү - ул безнең көндәлек эшебез»,- диде. Җирлек башлыкларына, җитәкчеләргә ветераннар һәм өлкән яшьтәгеләрнең көндәлек проблемаларын белеп тору һәм хәл итү өчен алар янына даими барып йөрергә кирәклеген ассызыклады.
Зөфәр Галимуллович җәмәгать эшләрендә актив катнашкан өчен Олы Карамал һәм Уразлино башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре Энҗекәй Галимова һәм Гөлчирә Моталлаповага рәхмәт хатлары тапшырды. Барлык җирлек башлыклары «Алар Җиңү белән кайтты» китабы, җәмәгать оешмалары вәкилләре азык-төлек пакетлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X