Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер сугышчы батырлыгы

Узган ел ахырында газетада Кама Тамагы район хәрби комиссариатыннан чакырылган һәм сугышчан батырлыклары өчен бүләкләргә ия булган солдатлар исемлеген бастыра башладык. Шул вакыттан башлап якыннары һәм туганнары сугышчының нинди батырлык кылуын һәм нәрсә өчен бүләкләнүен белә ала. Бүләкләнү битләрендә, алар белән һәркем таныша ала, Кызыл армия сугышчыларының батырлыклары төгәл итеп...

Узган ел ахырында газетада Кама Тамагы район хәрби комиссариатыннан чакырылган һәм сугышчан батырлыклары өчен бүләкләргә ия булган солдатлар исемлеген бастыра башладык. Шул вакыттан башлап якыннары һәм туганнары сугышчының нинди батырлык кылуын һәм нәрсә өчен бүләкләнүен белә ала. Бүләкләнү битләрендә, алар белән һәркем таныша ала, Кызыл армия сугышчыларының батырлыклары төгәл итеп язылган.

1941 елда Мөнир Ибәтуллинга 17 яшь тула. Шуңа күрә аны фронтка бер елдан соң гына чакыралар һәм шунда ук хәрби училищега эләгә. Ә армиягә бары тик 1943 елның мартында гына җибәрелә. Смоленск янында беренче сугышка пулеметчылар взводы командиры буларак керә. Аннан соң аның сугышчан юлы Курск дугасы аша үтә, ул Украинаны, Белоруссияне, Латвияне азат итүдәге сугышларда катнаша. 1944 елның декабрендә Харьков өлкәсендә дислокацияләнгән запастагы полкка күчерелә. Мөнир Ибәтуллин шунда Җиңүне каршы ала, 1945 елның ноябрендә генә демобилизацияләнә. Бу яшь солдат сугыштан өч: "Кызыл Йолдыз", "Кызыл байрак" һәм "Александр Невский" сугышчан орденнары белән кайта. 2 нче Белоруссия фронты, 61 Армия, 212 укчы Кричевск дивизиясе, 669 укчы полк, 1 укчы батальон, укчы взвод командиры, гвардия кече лейтенант Мөнир Нәбиулла улы Ибәтуллинның бүләкләү кәгазеннән. "Иптәш Ибәтуллин, разведка отряды командиры буларак, тулысынча немецлар гарнизонын юкка чыгару һәм Коморы авылында әсирләр алу бурычы ала. 1944 елның 5 мартыннан 6 мартка каршы төндә аның отряды 34 көймәдә бу авылга китә. Урынга барып җиткәч сугышчылар сакчыларны алып авыл эченә үтеп керәләр, немецлар урнашкан йортларны чолгап алалар. Гранаталар атып отряд горнизонны тулысынча юкка чыгара. Сугыш нәтиҗәсендә штаб документлары кулга төшерелә, штабс-офицер һәм дүрт солдат әсир итеп алына. Кулга төшерелгән трофейлар арасында радиостанция, ике пулемет, миномет, 15 винтовка һәм автомат та була. Сугыш урыныннан киткәндә отряд көймәләрдә 150гә якын гаиләне чыгара. Разведка отряды белән оста идарә иткәне һәм немец гарнизонын юкка чыгаруда батырлык күрсәткәне өчен Хөкүмәт бүләге- "Кызыл байрак" орденына лаек була».

13 мартта Мөнир Нәбиуллин взводы яңа йөкләмә ала - засада оештырып, дошман күренсә, аны юкка чыгарырга. Яшь командир бу бурычны да намус белән үти. "Сеньчицы авылы янындагы сугышларда аның взводы 20дән артык немецны юкка чыгара, 3 пулемет, 12 винтовка, граната, патроннар һәм кече чиннан бер әсирне кулга төшерә. Бөтен трофейлар да батальонга алып кайтыла. Иптәш Ибәтуллин Хөкүмәт бүләге- "Кызыл Йолдыз" орденына лаек була". Өченче бүләкләү кәгазенә өч айдан соң кул куела. "10 июльдән 12 июльгә кадәр басып алу сугышларында, дошманның оборона чиген өзеп взвод Нечатово, Хведоры, Колбы, Хлябы, Морозовичи, Кнобово торак пунктларын ала. Кнобовоны алганнан соң Ибәтуллин взводы Припять елгасын беренче булып кичә, шуның белән башка бүлекчәләргә елганы кичкәндә куркынычсызлык тәэмин итә. Елганы кичкәндә Ибәтуллин яралана, әмма сугыш кырыннан китми, алга куелган бурычны тулысынча үти. Иптәш Ибәтуллин Хөкүмәт бүләге- "Александр Невский" орденына лаек була. Фронттан кайткач, Мөнир Нәбиулла улы 20 елдан артык мәктәптә эшли, шуның 12 елын укытучылар коллективын җитәкли. Аның тырышлыгы белән Келәнчедә яңа мәктәп һәм мастерскойлар төзелә, ике бина да үзәк җылыту системасына күчерелә. Намуслы хезмәте өчен фронтовик-укытучы "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була. Батырлыкка һәрчак урын бар: сугыш вакытында да, тыныч тормышта да. Ул үз- үзен, вакытын, иминлеген кызганмыйча һәрчак билгеләнгән максатына ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев