Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер күрешү үзе бер гомер

Бер күрешү үзе гомер", дип исемләнгән авыл бәйрәме узган шимбәдә Кече Карамал авылында гөрләп узды. Бәйрәмне үткәрүдә авыл активистлары һәм чараны башлап йөрүчеләр Гөлнур Гыйззәтова, Лилия Гыйлмуллина, Рауза Миңнуллина, Илһамия Хәбибуллина, Зөһрә Рәхимова булды. Бәйрәм котлаусыз,бүләксез булмый. Агымдагы елда бриллиант туйларын билгеләп үтүче Франгизә һәм Мәрхәб Хәйруллиннар, аларның балалары, авыл...

Бер күрешү үзе гомер", дип исемләнгән авыл бәйрәме узган шимбәдә Кече Карамал авылында гөрләп узды.

Бәйрәмне үткәрүдә авыл активистлары һәм чараны башлап йөрүчеләр Гөлнур Гыйззәтова, Лилия Гыйлмуллина, Рауза Миңнуллина, Илһамия Хәбибуллина, Зөһрә Рәхимова булды. Бәйрәм котлаусыз,бүләксез булмый. Агымдагы елда бриллиант туйларын билгеләп үтүче Франгизә һәм Мәрхәб Хәйруллиннар, аларның балалары, авыл тормышында актив катнашучы Вәсилә Галиуллина, Илдар Хәйруллин, шулай ук юбилейларын билгеләп үтүче төрле буын авылдашлар, озак еллар намуслы хезмәт итүчеләр, авылның өлкән кешеләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын - барысында искә алдылар, бүләкләр тапшырдылар, җыр бүләк иттеләр. "Иң яхшы күршеләр" бәйгесендә Рания һәм Хәлим Вәлиевлар җиңүче булды. Аннан милли уеннар башланды. Олысы, кечесе чират торып ярышты, шулай булмый ни, бүләкләр зурдан һәм мулдан әзерләнгән иде. Иганәчеләр Рушания Шиһапова (Гыймадиева), Иске Казиле авылыннан сөт җыючы Равил Кадыйров, Затоннан шәхси эшмәкәр Алена Мөхәммәдуллина бәйрәм өчен акчалата ярдәм күрсәтеп, халык күңеленә керерлек матур гамәл кылганнар. Авыл халкы җирлек башлыгы Мөнир Габдулла улы Хәмидуллинга уртак тел табып, киңәшеп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, җаны-тәне белән тырышып эшләве өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев