Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә аларга

Картлык һәркемгә килә. Берүк аны олыгайган көннәрдә күңел тынычлыгы, балалар, оныклар янәшәсендә, аларның игътибарын, ихтирамын тоеп, узганда кылган матур эш-гамәлләргә сөенеп каршылап яшәргә язсын. Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителеп үткәрелә торган өлкәннәр көне дә аларга хөрмәт күрсәтү, җылы сүзләр, изге теләкләр җиткерү өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Кече Карамал авылында бу...

Картлык һәркемгә килә. Берүк аны олыгайган көннәрдә күңел тынычлыгы, балалар, оныклар янәшәсендә, аларның игътибарын, ихтирамын тоеп, узганда кылган матур эш-гамәлләргә сөенеп каршылап яшәргә язсын. Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителеп үткәрелә торган өлкәннәр көне дә аларга хөрмәт күрсәтү, җылы сүзләр, изге теләкләр җиткерү өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора.
Кече Карамал авылында бу бәйрәм чарасы быел да алдагы еллардагы кебек истә калырлык күңелле узды. Иң элек район хакимияте исеменнән котлау сүзләрен район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов һәм Уразлино җирлеге Советы белгече Мөнир Хәмидуллин җиткерделәр. Кече Карамал мәдәният йорты директоры Лилия Гыйлмуллина җитәкчелегендә авыл интеллегенциясе һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән зур концерт программасы күрсәтелде. Аннан тормыштан соң истә калган кызыклы вакыйгаларны сөйләү, сөт аерту җайланмасы җыю һәм башка күп кызыклы ярышлар оештырылды. Аннан соң бәйрәм мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында әле озак дәвам итте. Һәркем канәгать калды, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Г. Шәрәфи


Балтач авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган кичә булды. Чәй табыны артында матур итеп күңел ачтык. Бу бәйрәмне клуб мөдире Флера Камалиева һәм китапханәче Нурания Хәйруллина оештырды. Бәйрәм бик күркәм булды. Нурания өлкәннәргә багышлап шигырьләр укыды, Флера үзенең моңлы тавышы белән җырлап, безнең күңелләрне күтәрде. Әбиләр үзләре дә үз һөнәрләрен күрсәтте: алар рәхәтләнеп биеде, җырлады. Дания Галләмова моңлы итеп җырлап безне яшьлегебезгә алып кайтты. Мәктәп директоры Айсылу Галәветдинова да безгә котлау сәламе итеп җырлар бүләк итте. Без - картларга шундый бәйрәм һәм чәй табыны әзерләгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай барыгызга да сәламәтлек бирсен, икенче бәйрәмне дә шатлык белән күрергә язсын. Барлык өлкәннәр исеменнән Дания Галиуллина, Балтач авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев