Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер айдан ким вакыт калды

Кама Тамагы районында хосусыйлаштырылмаган торак аз калган. Хосусыйлаштырырга билгеләнгән 20 ел дәвамында халыкның төп өлеше үз хокукларын тормышка ашырган. Идарә компаниясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 проценттан кимрәк каматамагылылар гына фатирларын рәсмиләштермәгән. Бу процедураны түләүсез узу өчен аларның бер айдан азрак вакыты калды. 1 мартта хосусыйлаштыру төгәлләнә. Тиешле докуметлар пакетын 27...

Кама Тамагы районында хосусыйлаштырылмаган торак аз калган. Хосусыйлаштырырга билгеләнгән 20 ел дәвамында халыкның төп өлеше үз хокукларын тормышка ашырган. Идарә компаниясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 проценттан кимрәк каматамагылылар гына фатирларын рәсмиләштермәгән.

Бу процедураны түләүсез узу өчен аларның бер айдан азрак вакыты калды. 1 мартта хосусыйлаштыру төгәлләнә. Тиешле докуметлар пакетын 27 февральгә кадәр тапшырып калырга кирәк, чөнки 28 февраль - шимбә, эш көне түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, каматамагылылар үз торакларын хосусыйлаштырырга ашыкмый, бу мәсьәлә буенча халык белән эшләү бүлекләренә дә, район хакимиятенә дә, алдагы еллар белән чагыштырганда килүчеләр саны аз. 2014 елның гыйнварына районда хосусыйлаштырылмаган 109 фатир калган. Шулай ук бүгенге көнгә 47 фатир наемда санала. Торак йортны милеккә хосусыйлаштыру өчен күп документ җыярга кирәкми. Яшәү урыннарын алыштырмаучыларга ордер (найм килешүе) яки аның күчермәсен, паспорт, яшәү урыныннан белешмә, әгәр балалар булса, аларның туу турындагы таныклыклары (төп нөсхәсе яки күчермәсе) алып килергә кирәк, беренче тапкыр БТИга килүчеләр өчен бу исемлеккә фатирның техник планы да өстәлә. Әгәр кеше 1991 елның июненнән яшәү урынын үзгәрткән икән, аңа элекке урында яшәвен раслаган документ алып килергә кирәк. Шуны белегез, архив белешмәләренең срогы юк, 2000 елдан яшәү урыннарын үзгәртүчеләр теркәү палатасына хосусыйлаштыруда катнашмаулары турындагы белешмәләр китерә. Фатир (торак) хосусыйлаштыру сроклары барлык тиешле документларның ничек әзерләнүенә бәйле: гариза бирүчедән, әгәр хосусыйлаштыру балигъ булмаган балаларга кагылса, тиешле инстанцияләргә тапшыру өчен опека һәм попечительлек бүлегеннән белешмә, милекче үзе шөгыльләнмәгәндә хосусыйлаштыру өчен нотариус раслаган ышаныч кәгазе; гаиләдә кемдер хосусыйлаштырудан баш тартса, нотариус раслаган гариза; никахны теркәү яки аерылышу турында белешмә, үлү турында таныклык. Хосусыйлаштыру процессы өч атнадан берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Шул ук вакытта фатирны ашыгыч хосусыйлаштыру да мөмкин. Әгәр торакны ашыгыч хосусыйлаштырырга теләсәгез, бу очракта махсус юридик фирма ярдәм итә ала. "РФда торак фондын хосусыйлаштыру турында"гы РФның 1541-1нче законы 11 маддәсе нигезендә фатирны кабат хосусыйлаштыру мөмкин түгел. Хосусыйлаштыру хокукы бер тапкыр гына бирелә. Хосусыйлаштыруда балигъ булмаган вакытта катнашу искәрмә булып тора. Бу очракта 18 яшь тулганнан соң кабат хосусыйлаштыруда катнашырга мөмкин. Документлар пакеты рәсмиләштерү түләүсез. Әмма торак хосусыйлаштырырга теләүчеләргә документлар җыйганда акча түләргә туры киләчәк. Мәсәлән, БТИдан техник план яки шул ук БТИдан хосусыйлаштыруда катнашмау турында белешмә алганда. Моннан тыш, район хакимиятеннән документлар алганнан соң гариза бирүчегә милек хокукын теркәгәндә теркәү палатасына да түләргә кирәк. Белгечләр сүзләренә караганда, 1 марттан соң да районда хосусыйлаштырылмаган фатирлар калачак. Гражданнарның бер өлеше аңлы рәвештә социаль найм килешүе буенча яши. Бүгенге көнгә кешегә торакны милеккә бирү тәртибе законда каралмаган. Моннан тыш, кайберәүләргә хосусыйлаштыруга рөхсәт бирелми, чөнки алар 1991 елга кадәр хосусыйлаштыруда катнашмауларын раслый алмый. Район башкарма комитетының халык белән эшләүче бүлекләре барлык теләгән кешеләрне дә кабул итәчәкбез, дип ышандыра. Барлык документлар да җыелган булса, хәтта соңгы көнне дә кабул итү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев