Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүне каршылап

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы көннән-көн якынлаша бара. Һәркем әлеге бөек вакыйганы лаеклы каршы алырга әзерләнә. Беренче чиратта фронтта кайтмаучыларны искә алырга, исәннәр турында кайгыртырга. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек хәзердән үк башланды. Алда дүрт ай вакыт бар, әмма кадетлар әлеге датага актив әзерләнә. Эш өстенлекле юнәлеш - ветеранна белән...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы көннән-көн якынлаша бара.

Һәркем әлеге бөек вакыйганы лаеклы каршы алырга әзерләнә. Беренче чиратта фронтта кайтмаучыларны искә алырга, исәннәр турында кайгыртырга. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек хәзердән үк башланды. Алда дүрт ай вакыт бар, әмма кадетлар әлеге датага актив әзерләнә. Эш өстенлекле юнәлеш - ветеранна белән эшләү. Район мәгариф идарәсе күрсәтмәсе, шулай ук кадет мәктәбендә тәрбия эше планы нигезендә алда торган бәйрәмгә әзерлек башланды. Бәйрәм чаралары үткәрүгә бәйле рәвештә кадетлар иңенә зур җаваплылык йөкләнә. Без исә кадет мәктәбе укучылары чыгышы программасын алдын ук ачырга теләмибез, әмма әзерлек башланды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев