Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды

19 мартта Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кама Тамагы штп башлыгы НязКамалиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә РФ Президенты Владимир Путин исеменнән бүләкләр тапшырды. Район үзәгендә алар барлыгы 125 кеше(районда - 681), шуларның 34е...

19 мартта Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кама Тамагы штп башлыгы НязКамалиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә РФ Президенты Владимир Путин исеменнән бүләкләр тапшырды.

Район үзәгендә алар барлыгы 125 кеше(районда - 681), шуларның 34е - фронтовиклар, район буенча бүләкләр барлыгы 621 кешегә биреләчәк. Бүләкләр җирле үзидарәләрдә график нигезендә тапшырылачак.

Нияз Илгиз улы һәм Гөлназ Хамис кызы барысына да нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде. Бу көнне тагын 18 кешегә юбилей медальләре дә тапшырылды. "Әлеге бүләкләрне бөек батырлыгыгыз һәм хезмәтегез билгесе буларак кабул итеп алыгыз",- диде Нияз Илгиз улы. Ветераннар алар турында кайгыртулары өчен рәхмәтләрен белдерде.

Ветераннарыбызга карап, аларны дәһшәтле сынау еллары сындырмыйча, ныгытып кына калганын күрәсең. Алар күңеле һәркемгә ачык. "Һәрвакыт т ынычлык булсын, балаларыбыз һәм онкыларыбыз сугыш ачысын күрмәсен, бары тик Ватаныбызны ныгыту хакына гына эшләсеннәр",- диде ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев