Бәхетен кулдан ычкындырмаган
Коммунистик өмә аларның язмышларын мәңгегә бергә бәйләгән.
Мидхәт Гыймадиев, Казанның 22 нче заводында эшләгән чорын исәпкә алмаганда, гомере буе туган авылы Караталда яши.
Анда исә ул бәхет эзләп чыгып киткән, бәхетен тапкан һәм менә инде илле ел хатыны Заһидә ханым белән бәхетле гомер кичерә.
Пермь кызы Заһидә Казанга укырга килгән булган. Техникумга кергән, ләкин анда тулай торак булмау сәбәпле, документларын училищега тапшырган. Кранчы һөнәре алып, шул ук заводта эшли башлаган.
– Мин аны беренче тапкыр 19 апрельдә коммунистлар өмәсендә күрдем, һәм шунда ук күңелемә керде, - ди Мидхәт Мансур улы. - Май аенда инде безгә никах укыдылар, ә июньдә язылыштык.
Ике яшь кешенең язмышы әнә шулай тиз хәл ителә. Заһидә Закир кызы бүген дә матурлыгын, сөйкемлелеген югалтмаган, шуңа күрә егетнең ашыгуы аңлашыла.
Яшь гаилә Мидхәтнең бу вакытта тәрбиягә мохтаҗ булган әнисе белән бергә Караталда яши башлый, тик ул берничә айдан бакыйлыкка күчә, шуңа күрә гаилә тормышының беренче көннәреннән үк яшьләргә бары тик үз кулларына, үз белемнәренә һәм көчләренә генә ышанырга туры килә.
Гаиләдә бер-бер артлы өч бала туа. Бүген кызлары күрше авылда яши. Ире белән бергә мәктәптә эшлиләр, ике бала үстергәннәр, инде онык сөяләр.
Уллары Казанда яши, полициядә эшләгән. Хәзер стаж буенча пенсиядә. Аның гаиләсендә дә ике бала.
Гыймадиевларның кече уллары, авыру сәбәпле, бик иртә вафат булган.
– Авылга кайткач, колхозда шофер булып эшли башладым, - дип искә ала Мидхәт Мансур улы. - Аннары бригадир булдым. Ул чакта һәр авылның үз бригадасы бар иде. Иске Казиледә, Караталда һәм Атабайда. Һәр бригаданың үз участогы, коллективның эше өчен җаваплы үз бригадиры булды. Авылга газ керткәндә, газчы булып эшләдем, җирлектәге йортларга газ кертүне контрольдә тоттым. Документлар белән эшләргә өйрәндем һәм колхозга инженер-төзүче булып күчтем, бу вазифада 2010 елга кадәр хезмәт куйдым, шуннан соң Ленин исемендәге колхозны җитәкли башладым һәм ул «Красный Восток» холдингы канаты астына күчкәнче җитәкче булып эшләдем.
2014 елда Мидхәт Гыймадиев лаеклы ялга чыга, тик эшсез утырмый, җирле ТИҮ һәм ветераннар оешмасын җитәкли.
Заһидә Закир кызы, башня кранын авыл советы бухгалтериясенә алыштырып, бу якларга бик тиз ияләшә. Аннары берничә ел РайПОның авыл бүлекчәсендә склад мөдире, соңрак Росгосстрахның иминият агенты булып эшли, пенсиягә чыгар алдыннан янә авыл советы бухгалтериясенә кайта, лаеклы ялга шуннан чыга.
– Мин Пермь өлкәсенең Маныш дигән татар авылыннан, - ди Заһидә Закир кызы. - Авылыбыз зур, мәктәптә татарча укыдык. Мин зур гаиләдә туып үстем, сигез бала идек. Безгә Казан Пермьгә караганда якынрак, шуңа күрә күпләр укырга Казанга китәләр иде. Бер кыз туганым Чистайга кияүгә чыкты, калганнары кем-кайда, шулай да мин туган ягыма ел саен кайтам, һәм туганнарым да безгә еш килә, елына ике-өч тапкыр күрешәбез, кемнең ничек яшәве турында телефон аша гына белешмибез.
Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев аларның йортын ничек табасын аңлатканда, урамдагы иң матур капка аларда, шуннан танырсыз, диде. Һәм чыннан да, Гыймадиевлар йортының әкияттәгечә алтын йөгертелгәндәй бизәкле капкасы әллә кайдан күренеп тора. Чиста ишегалдында чәчәкләр тулы вазоннар тезелгән, араларында – гөлләргә күмелгән чүлмәкләр. Түр бакчада тәртип, биредә розалар гөрләп үсә. Ишегалдында гына түгел, өйдә дә тәртип һәм чисталык. Мидхәт Мансур улы ялгышмаган, ул сайлаган кыз чибәр булуы өстенә бер дигән хуҗабикә дә булып чыккан. Без килгәндә дә, бакчада эшләп йөргән чагы иде. Хуҗалыкта әле дә сыер, бозау һәм каз асрыйлар Гыймадиевлар. Кем әйтмешли, күңелсезләнергә вакытлары юк.
– Безнең татар халкында «Хатыныңны һәм атыңны мактама, күз тимәсен» дигән әйтем бар, шуңа күрә бәхетле булуыма эчемнән генә сөенәм, башка беркемгә дә әйтмим, - дип шаяртты Мидхәт әфәнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев