Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлык һәм дан

11 майда ЦСОНда социаль тернәкләндерү кысаларында Кама Тамагы татар гомумбелем бирү мәктәбенең урта звено укучыларын чакырып, «батырлык һәм дан турында» дип исемләнгән чара үткәрелде. Гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү, социаль тернәкләндерү бүлекләре белгечләре балигъ булмаганнар белән кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар үткәрде. Ике командага бүленеп, малайлар пазл җыйды, хәрби темага...

11 майда ЦСОНда социаль тернәкләндерү кысаларында Кама Тамагы татар гомумбелем бирү мәктәбенең урта звено укучыларын чакырып, «батырлык һәм дан турында» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү, социаль тернәкләндерү бүлекләре белгечләре балигъ булмаганнар белән кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар үткәрде.

Ике командага бүленеп, малайлар пазл җыйды, хәрби темага бәйле мәкаләләр һәм әйтемнәргә җавап тапты; егетләр капитаннары җитәкчелегендә строй командалары үтәде.

Конкурслар арасындагы тәнәфестә кызлар сугыш турында шигырь һәм җырлар башкарды. тернәкләндерү курсы үтүче хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Тернәкләндерү курсы узучы кыз башкаруында М. Җәлилнең «Вәхши» шигыре чарага кабатланмас төсмер бирде. Катнашучылар сугыш чорындагы «Катюша», «на землянке сырой» җырларын бик теләп башкарды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев