Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар көчне районны үстерүгә юнәлдерергә

Кама Тамагында муниципаль район Советының йомгаклау сессиясе узды.

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Утырышка кадәр ул «Гипс компаниясе» ҖЧҖ гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү заводында булды, анда җитештерү линияләрен карады һәм җитештерелгән продукция исемлеге белән танышты.

Аннары район мәдәният йорты фойесында кунакларга район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре оештырган күргәзмә тәкъдим ителде. Юрий Җәмил улын аеруча «Император питомнигы», «Кама Тамагы виноград бакчасы» продукциясе, шулай ук үзмәшгульләр җитештергән сувенир продукциясе кызыксындырды.

Хисап доклады белән муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов чыгыш ясады. Ул район икътисадының барлык тармаклары эше турында тулы мәгълүмат бирде, авыл хуҗалыгында, җитештерүдә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән зур уңышларны билгеләп үтте.

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе эше турында генераль директор Александр Карасев сөйләде. Узган коры җәйдә ходинг кырларыннан җыелган бөртекле һәм кузаклы ашлыкның югары уңышыннан тыш, предприятие зур социаль функция дә башкара. Дүрт миллион сумга якын акча иганә ярдәме күрсәтүгә һәм хәйрия эшләренә тапшырылган. Моңа пенсионерларга – тармакның элеккеге хезмәткәрләренә бүләкләр, махсус операция зонасында хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм, халыкның аз керемле катламнарына ярдәм күрсәтү кергән.

Тәмте авыл җирлеге эше турында җирлек башлыгы Игорь Зиновьев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, җирле үзидарәнең төп бурычы – кешеләр белән эшләү, халыкны җәмгыять алдында торган мөһим бурычларны хәл итүгә җәлеп итү, бары тик бергә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм җирлектә яшәүчеләрнең тормышы һәм эше өчен уңай шартлар булдырырга була.
Утырыш эшенә Юрий Камалтынов йомгак ясады. «Инде ике елдан бирле төп тема булып махсус хәрби операция кала. Татарстан, башка төбәкләр кебек үк, бу операциядә актив катнаша һәм хәрби кораблар, хәрби авиация җитештерә, дары заводын саклап калып, аның җитештерү күләмен арттырды. Республика сәнәгатенең дус булмаган илләргә экспортка юнәлдерелгән булуына карамастан, без җитештерүне үзгәртеп кенә калмыйча, аның темпларын да арттыра алдык.  Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты күләмен 3 887,4 млрд сум тәшкил итә.

Бер генә төбәк программасы да кыскартылмаган, ә милли проектлар социаль өлкәдәге хәлне шактый яхшыртырга ярдәм итте».

Юрий Җәмил улы билгеләп үткәнчә, безнең район икътисадның кайбер тармакларында гаҗәеп үсеш күрсәткән. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм АПК буенча рейтингта 8 пунктка күтәрелүебезне билгеләп үтте.

«Әмма кимчелекләрегез дә бар. Зур җитештерү предприятиесе ел буе эшләми торган, терлекчелектә баш саны кимү дә икътисадка тискәре йогынты ясаган, предприятиеләрнең бер өлеше елны табышсыз тәмамлаган. Районга инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк. Сездә туучылар саны бик аз, бу демография проблемаларына китерә. Кешеләр эш, хезмәт хакы һәм үсеш өчен шартлар булган урында бала табалар. Район үсеш алсын өчен, кешеләр анда яшәргә омтылсын өчен әлеге төп бурычларны сез барыгыз бергә чишәргә тиеш».

Традиция буенча утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Юрий Камалтынов Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншинга (ул җирлеккә 30 елдан артык җитәкчелек итә) һәм Тәмте авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Любовь Умылинага (ул әлеге вазифада 20 ел эшли) «Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медальләре тапшырды. Сәламәтлек саклау хезмәте ветераны Шәүкәт Абдуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Тагын ун кеше ТР Рәисе, ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, ассоциацияләр һәм ведомстволарның Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж https://kamskoe-ustie.ru/ сайтында урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев