Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыкчыны явызларча үтерүчеләр тоткарланды

38 яшьлек Сергей Елесин узган шимбәдә автомобиле белән юкка чыккан булган. Кичә аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар. Сергей һәвәскәр балыкчылар федерациясе активисты иде. Аны күмәкләшеп - туганнары, дуслары эзләде. Соңрак аларга балыкчылар, шәхси вертолет, полиция, коткаручылар кушылды. Кичкә таба янган "Шевроле-Нива" машинасын һәм Сергейның гәүдәсен "Ковали" газбүлү станциясеннән...

38 яшьлек Сергей Елесин узган шимбәдә автомобиле белән юкка чыккан булган. Кичә аның яндырылган машинасын һәм үле гәүдәсен таптылар.


Сергей һәвәскәр балыкчылар федерациясе активисты иде. Аны күмәкләшеп - туганнары, дуслары эзләде. Соңрак аларга балыкчылар, шәхси вертолет, полиция, коткаручылар кушылды. Кичкә таба янган "Шевроле-Нива" машинасын һәм Сергейның гәүдәсен "Ковали" газбүлү станциясеннән ерак булмаган урында табалар.

Балыкчының соңгы тапкыр 10 октябрьдә элемтәгә керүе билгеле иде. Ул вакытта ул Лаеш районында була. Инде үтерүдә шикле адәмнәр тоткарланган. Алар Лаеш районы Сокуры авылында яшәүче 22 яшьлек Фәнис Ситдыйков һәм аның 28 яшьлек бертуган абыйсы Рәмис Ситдыйков. Алар өлешчә үз гаепләрен таныган.

Тикшерү фаразлары буенча, руль артында Фәнис Ситдыйков булган "Лада" машинасы Сергейның "Шевроле-Нива"сы белән бәрелешә. Исерекләр Сергейның артыннан куа башлыйлар. Куркыныч янавын аңлаган Сергей бу хакта "112" коткару номерына да хәбәр итә. Ләкин соң була инде.

"Лада" машинасындагылар "Шевроле" әйләнеп капланырлык итеп юлны кистерәләр. Шуннан Сергейны басуда кулларын бәйләп, көрәк белән кыйныйлар һәм яшәү билгесе бирми башлагач машинасына сөйрәп кертәләр.

Шуннан алар өйләренә кайтып китә, абыйсы йокларга ята, ә кечкенә туганы канистра белән бензин алып килеп машинага ут төртә.

Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев