Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар цифрлы тигезсезлекне бетерде

Балтач авылында дәрәҗәле кешеләрнең һәм төрле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең берьюлы шулкадәр күп җыелуы, мөгаен, беренче тапкыр булгандыр.

“Ростелеком”ның “Теле-2” компаниясе бу кечкенә авылда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча республикада беренче УЦМны  – тизлекле интернет белән тәэмин итү станциясен ачты.

Узган ел балтачлылар «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында программаны гамәлгә ашыру өчен актив тавыш бирделәр. Авылның 194 кешесенең 170е теләктәшлек белдерде. Нәтиҗәдә яңа ФАП, кибет, обелиск һәм ремонтланган клубка өстәп, заманча мобиль элемтәнең яңа вышкасы да барлыкка килде. Хәзер авыл халкының мобиль телефоннардан, тизлекле интернеттан, ТР һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталларыннан файдалану һәм хәтта район хастаханәсе табибларыннан онлайн медицина консультацияләре алу мөмкинлеге бар.

Чарада Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, аның урынбасарлары Илья Начвин һәм Альберт Яковлев, шулай ук «Ростелеком»ның  Казан филиалы директоры Павел Гонцов һәм «Т2 Мобайл» ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Дмитрий Савенков катнашты. Республика тормышындагы әһәмиятле вакыйганы яктыртырга телекомпанияләр һәм әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары килде.

Элемтәнең эшләвен тикшерү өчен министр авылның фельдшер-акушерлык пунктына керде. Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң, күптән түгел биредә Кирельский авылыннан Алия Казакова эшли башлаган.  Яшь фельдшер башта җыелган халыкның һәм үзенә төбәлгән камераларның күплегеннән каушап калды, әмма үзен кулга алды һәм министрга амбулатор карталарны электрон формада алып баруы, авыр вәзгыять булганда, үзәк район хастаханәсе табиблары белән киңәшләшү мөмкинлеге булуы турында сөйләде.

Министр ФАПтагы интернет тизлеген тикшерде, ул 50 Мгб иде.

- Еракта урнашкан авыл өчен бу бик әйбәт тизлек, өстәвенә, без үзәк район хастаханәсе белән элемтәнең яхшы булуын, сорау бирү һәм җавап алу мөмкинлеген күрдек. Яшь кызның шәһәргә китмәве, авылда эшләве сөенечле. Монда безнең дә өлешебез бар дип уйлыйм, чөнки шәһәрдә һәм авылда тигез шартлар булдырылганда, кешеләр яшәү һәм эшләү өчен уңайлырак урынны сайлый.

Бераз соңрак район хакимияте бинасында район авылларын тизлекле интернет элемтәсе белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Анда шулай ук “Таттелеком”, “Мегафон”, “Вымпелком” мобиль элемтә операторлары вәкилләре катнашты.

Айрат Хәйруллин «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы ярдәмендә Балтач авылында яшәүчеләрнең һәрвакыт элемтәдә булу һәм тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге барлыкка килүен тагын бер кат билгеләп үтте.

- 2020 елда пандемия чорында без барыбыз да тизлекле интернет булса, илнең теләсә кайсы почмагында читтән торып эшләргә мөмкин булуны аңладык. Бүген кешеләр авыл җирлегендә яши һәм программалаштыру, дизайн белән шөгыльләнә, үз продуктларын маркетплейсларда сата ала. Кешеләрне программага актив җәлеп иткәне өчен район башлыгы Наил Вазыйховка рәхмәт белдерәм. Республикада барлыгы шундый 61 станция урнаштырылачак, сез Татарстанда беренче булдыгыз. Мобиль элемтә авылны үстерә, аны инвестиция ягыннан кызыксындыргыч итә. Әлбәттә, үзгәрешләр шунда ук булмаячак, ләкин кешеләр вакытлар узу белән эшләү, күңел ачу һәм аралашу өчен яңа мөмкинлекләрне уңай бәяләячәк.

Цифрлаштыру елы кысаларында барлык фельдшер-акушерлык пунктлары да заманча оештыру техникасы белән җиһазландырылган, авыл мәктәпләре укытучыларына эш өчен яңа ноутбуклар бирелгән, шул исәптән 185е сезнең районда. Программаның төп максаты – авыл территорияләрен үстерү, халыкның керемнәрен арттыру һәм  чыгымнарын киметү, авылга инвесторлар җәлеп итү һәм яңа тармакларны үстерү.

Илья Начвин һәм Альберт Яковлев районның электрон платформалардан файдалану өлкәсендәге эшенә анализ ясадылар. Алар районның барлык мөмкинлекләрне актив куллануын һәм электрон хезмәтләрдән файдалану буенча республиканың иң яхшы биш районы исемлегенә керүен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев