Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач: театр яктылыкка һәм нурга илтә

Балтачның «Театр яктылыкка, нурга илтә» театр коллективы «Идел-Йорт» фестиваль-конкурсына Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.

Театр сөючеләр өчен яшь комачауламый

Тамашачылар Балтач мәдәният йорты залына урнашкан арада, районыбызда уза торган барлык театр тамашаларына һәм премьераларына йөрүче, сәхнә иҗатын бик яратучы Олы Кариледән Илсур Кәримуллин спектакльнең иң өлкән тамашачысы – быел 90 яшен тутырачак Дания апа Галләмованы якынлашып килүче юбилее белән котлады.

Илсур Хәлил улы үзенең педагогик эшчәнлегенең нәкъ менә Балтачта математика укытучысы буларак башланганы турында әйтте. Мәктәп коллективы аны бик җылы кабул иткән һәм Илсур Кәримуллин мәктәп хезмәткәрләре арасында ул вакытта җыештыручы булып эшләгән һәм барлык мәктәп спектакльләрендә һәм чараларында актив катнашкан Дания апа Галләмованы рәхмәт белән искә ала. Илсур Хәлил улы аңа бүләк тапшырды һәм киләчәктә дә спектакльләргә йөрүен теләде. Бу сөйкемле һәм шат күңелле әбигә карап, аның алга таба да якташларының чыгышларын тамаша кылып, аларны янә алкышлаячагына шик тумады…

Юбилей елын сәхнәдә каршылый

Ул арада пәрдә ачылды һәм сәхнәгә спектакльнең төп герое Сәлимгәрәй карт чыкты. Ялгыз калгач, ул туган йортыннан, туган авылыннан китәргә теләми –  монда аның гомере узган, биредә хатынының кабере. Вәзил Гайфуллин  бу рольне уйнап кына калмады, һәрвакыттагыча, үзе аша кичерде. Ул мәктәптә укыганда ук авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясый башлаган. Ә быел аның өчен юбилей елы – 70 яше тула. Ул гомере буе хезмәттә булган: 12 ел тракторчы булып эшләгән, аннары чирек гасыр фермада, терлекчелектә хезмәт куйган, лаеклы ялга да шуннан киткән, әмма якташларын иҗаты белән сөендерүен дәвам итә.

Гаилә елында – сәхнәдә гаилә белән   

Ралимә Әхмәтшина мәдәният йортына инде алтынчы ел җитәкчелек итә, аңа кадәр Сөйкидәге «Гипс компаниясе»ндә, аннан авыл җирлеге секретаре булып эшләгән. Төп геройның урын өстендә ятучы һәм иренә авырлык китерүдән газап чигүче хатыны ролен ул чын мәгънәсендә фаҗигале итеп башкарды. Спектакльдә Ралимә Зәкәрия кызының ире Әсхәт Әхмәтшин да катнашты, ул үзешчән артист кына түгел, бар эшкә дә оста кеше. Тамашачыларны бу кичтә узган гасырның 50 нче елларына алып кайткан декорацияләрне дә нәкъ менә ул ясаган һәм көн саен хатынына клуб эшендә һәм хуҗалыгында ярдәм итә. Уллары Салават спектакльдә тавыш операторы буларак катнашты, ә оныклары Илсаф әбисе һәм бабасының уйнавын рәхәтләнеп залдан күзәтте. Сүз уңаеннан, Вәзил Гайфуллин – Әсхәт Әхмәтшинның туганы, шуңа күрә алдыбызда талантлы һәм һәр төрле мактауга лаек чын артист гаиләсе чыгыш ясады дип әйтергә була.

Спектакльдә тагын бер гаилә пары катнашты – төп геройның сөйгәненә өйләнгән авылдашын уйнаган Рамил Гайнуллин һәм аның хатыны Гүзәл, ул клубны чисталыкта тотып кына калмыйча, артистларга сәхнә артында да ярдәм итә.  Рамил Кама Тамагында коммуналь хуҗалыкта эшләсә дә, репетицияләргә йөрергә дә вакыт тапкан һәм үз героеның холкын бик табигый рәвештә җиткерде, өстәвенә аны картлыкта да, өлкән яшьтә дә сурәтләде. Ә Гайнуллиннарның улы, кызы һәм килене әти-әниләрен залдан тамаша кылды.

Сәлимгәрәйнең гомерлек мәхәббәте  шәфкать туташы Мәрьямне уйнаган Фәнзилә Мөхәммәдуллина театр коллективы суфлеры Эльмира Мөхәммәдуллина белән шулай ук туганнар, аларның ирләре бертуган.

Шулай итеп, «Идел-Йорт» конкурсының район этабы жюри әгъзасы Татьяна Гращенкова билгеләп үткәнчә, гаилә елында – сәхнәдә гаилә белән.

Игелек, мәхәббәт һәм кызгану берләштерә

Әлеге спектакль өчен пьеса, элеккечә, китапханәдә табылган – Гөлнара Гафарова балтачлыларны укырга җәлеп итеп кенә калмый, үзе дә сәхнәдә уйный. Бу юлы Гөлнара, эпизодик  булса да, тамашачылар хәтеренә кереп калган күрше хатыны ролен искиткеч итеп башкарды.

Ә үзешчән артистларның осталыгын авыл җирлеге башлыгы урынбасары Айсылу Галәветдинова югары бәяләде. Тамашачылар исеменнән ул артистларга искиткеч спектакль өчен рәхмәт белдерде, мәхәббәт, игелек һәм кешелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләрне алга таба да кешеләргә җиткерүләрен теләде.

Һәм бу кичне тамашачылар театр коллективы әгъзалары белән бергә 9 көн элек Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл”да булган коточкыч фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары клуб фойесында теләгән һәркем терактта һәлак булганнар истәлегенә кәгазь торналар ясау буенча мастер-класста катнашты.

Театр безгә бүләк иткән уңай хисләрнең, тамашачыларны һәм артистларны берләштереп, һәрвакыт теләктәшлек һәм мәрхәмәт белән янәшә торуын акция тагын бер тапкыр раслады – бу март кичендә әлеге хисләрне һәрберебез тойды…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев