Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларны хәмердән саклыйк!

Татарстанда алкоголь белән агуланучы балалар саны арта. Алкоголизм диагнозы 12 яшүсмергә куелган. Кисәтү исәбендә торучылар саны 30 тапкыр арткан. Ә чынлыкта бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин. Белгечләр фикере буенча, баланы "яшел еланнан" аралау чарасы никадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак. Агымдагы елда республикада 14 яшькә җитмәгән 29 бала...

Татарстанда алкоголь белән агуланучы балалар саны арта. Алкоголизм диагнозы 12 яшүсмергә куелган. Кисәтү исәбендә торучылар саны 30 тапкыр арткан. Ә чынлыкта бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин. Белгечләр фикере буенча, баланы "яшел еланнан" аралау чарасы никадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак.
Агымдагы елда республикада 14 яшькә җитмәгән 29 бала һәм 16-17 яшьлек 29 яшүсмер алкоголь эчеп агуланганнар. Чаллыда агуланучыларның яртысы газлы коктейль кулланган. Сыра урынына балалар шушы эчемлекләргә тартыла. Кайбер белгечләр бу коктейльне аракыдан да куркынычрак, дип саный. Анда алкогольдән тыш, консервантлар, буягыч матдәләр, куерткыч, ә исле газ спиртның организмга сеңүенә ярдәм итә.
Күпчелек наркологлар фикеренчә, бала алкогольдән гомумән ерак торырга, ә балага аракы саткан сатучы җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш.
Белгечләр фикеренә караганда, балаларның эчүе күп очракта ата-анага бәйле, нәкъ менә алар вакытында күреп алып, чара күрергә тиеш. Кайчагында нәкъ менә ата-ана баласын эчүгә этәрә дә инде. Кайберәүләре сыраны мәктәпкәчә яшьтәге бала да эчеп карый ала дип саный. Имин гаиләләрдә дә исерткеч эчемлекләр кулланучы балалар бар. Бу тулы ваемсызлыкмы яки проблеманы аңламаумы?
Тагын бер куркыныч статистика: 10 ай эчендә исерек яшүсмерләр тарафыннан 82 җинаять кылынган.
Полиция бүлеге хезмәткәре Лилия Гарифуллина безгә штраф күләменең артуы турында хәбәр итте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен штрафны 3-5 мең сумнан 30-50 мең сумга, урындагы затларга 10-12 мең сумнан 100-200 мең сумга, ә юридик затларга 80-100 мең сумнан 300-500 мең сумга кадәр арттыру турындагы законга имза салган.
Дәүләт Думасы балалар һәм яшүсмерләрне алкогольле эчемлекләр, шул исәптән сыра эчүгә тарткан өчен җәзаны катыландыручы хөкүмәт закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра. Документта балигъ булмаганнарны даими рәвештә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра һәм шуның нигезендә эшләнгән эчемлекләр эчүгә тарткан өчен ике елдан алты елга кадәр иректән мәхрүм итү төрендә җәза каралган.
Агымдагы елның 11 аенда Кама Тамагы полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм Сөйкидәге сәүдә нокталарында балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуның 5 очрагын теркәгән. РФ КоАП 14.2 маддәсе буенча аларга карата административ беркетмә төзелгән. Бу закон бозулар атналык рейд чаралары нигезендә ачылган. Спиртлы эчемлек сатучылар балигъ булмаганнарны үз яшьләреннән өлкәнрәк күренә, яки үз яшьләрен дөрес әйтмәделәр дип аклана.
Шуңа да карамастан, аларга карата чара күрелде. Сатучы сатып алучының яшендә икеләнсе, паспорт күрсәтүне таләп итәргә, сатып алучы документын күрсәтмәсә, аңа спиртлы эчемлекләр сатмаска тиеш. Белгечләр сүзенә караганда, кайвакыт спиртлы эчемлекләр сату фактын билгеләп тә булмый, әмма иртәме, соңмы закон бозулар ачыкланачак һәм гаеплеләргә закон буенча җәза биреләчәк.
Контроль сатып алу вакытында районның торак пунктларында полицейскийлар ялган аракы сатуның 4 очрагын теркәгән.
Бу очракта "сатучыларның" күбесе пенсия яшендәгеләр. Аларны бу җинаять адымына нәрсә этәрә соң? Акчасызлыкмы? Әлбәттә, юк. Алкоголизм белән авыручылар хисабына баю кайсы әхлакка сыя икән?! Башта яхшы нияттән күршесенең "башын төзәттерә", шулай үзләренә тартып көмешкә саталар, аннан соң техник спирт сатудан да курыкмыйлар.
Өлкән яшьтәге ата-анасы законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатып, ваемсыз баласының кредитын түләгән, яки оныгын укыткан очраклар да бар. Андый балалар беркайчан да дөрес юлга басмаячак һәм моның кебек «ярдәм» зур бәхетсезлеккә әверелергә мөмкин. Бу хакта ныклап уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев