Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларыбыз нәрсә кия?

Тирә ягыбыздагы дөнья хәзерге вакытта безнең өчен теге яки бу дәрәҗәдә актуаль булган әйберләрдән тора. Хәер, хәйләләп торасы юк, без үзебез дә сайлап алган әйберләр һәм предметлардан торабыз.

Ата-аналар балаларын кечкенәдән үк матур, модалы һәм һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга өйрәтә. Һәркем моны үз көче һәм мөмкинлекләреннән чыгып эшләргә тырыша. Кечкенә балалар өчен өлкәннәр фикере абруйлы булса, яшүсмерләргә йогынты ясау ата-аналар өчен бик авыр инде. Безнең һәрберебезгә тормышта бер тапкыр гына булса да наркотиклар турында җырдан, фильмнан бер өзек карарга яки тыңларга туры килгәндер.Алкоголь, тәмәке яки әфьюнмы булуы мөһим түгел.

Бу наркотик матдәләрне пропагандалауның сәнгатькә кадәр барып җитүе турында сөйли. Ул анда, һичшиксез, элек тә булган, әмма хәзер әлеге "мәдәни феномен" гигант масштаб алды. РФ ҖК 228 маддәсе символын йөрткән яшьләр киеме генә ни тора?! Ата-аналарның бик азы гына әлеге саннарның мәгънәсен аңлый. Әмма теләсә кайсы яшүсмердән сорагыз, ул моның Җинаятьләр кодексының наркотиклар саклауга бәйле маддәсе икәнлеген әйтер һәм укып та күрсәтер. Кибеттә аксессуарлар белән бергә сатучылар наркотик символы төшкән брелоклар, подвескалар, алкалар, хәтта запонкалар да тәкъдим итә. Яшьләр кышын һәм җәен каннабис яфраклары төшерелгән, сары смайллар - экстази һәм «Cocaine in my brain!" яки "Получай удовольствие» дип язылган киемнәрдән йөри. Аерым фанатлар яшел киндер яфраклары төшерелгән урын-җирдә йоклыйлар, ә иртән шундый ук билгеләр төшерелгән чокырдан кофе эчәләр. Гадәти көнкүреш әйберләрен бизәгән күп төрле "позитив" символлар бар. Күптән түгел наркоконтроль буенча Яшел Үзән МРО хезмәткәрләре Буа базарында "реклама" махсус чарасы үткәргән вакытта наркотикларны легальләштерүгә чакыручы язу язылган футболкалар тапты. Футболкада киндер яфрагы фонында авызына тәмәке кабып елмаючы кеше һәм инглиз телендә "Полет Боба" һәм "Легализуй сейчас!" дип язылган иде. Массакүләм мәгълүмат чаралары: телевидение һәм, нигездә, интернет та наркотикларны пропагандалауга үз өлешен кертә. Яшьләр наркоманнар тормышы тасвирланган сериаллар карый. Болар барысы да көлкеле күренеш һәм наркотик матдәләр алдында куркынычны киметә. Яшүсмерләр наркотик матдәләрне пропагандалаучы әйберләрне бик теләп сатып ала. Барысы да гамәлләрнең гадилеге һәм җиңеллеге идеалында төзелгән җәмгыятебездә наркотиклар барлык уңайлыкларга ирешүгә алтын ачкыч. Монда рәхәтләнеп күңел ачу да, хыялга бирелү дә, контактка керү дә, үзеңне супермен итеп тою да. Аннары нәрсә булачагын кем белгән, бу турыда соңрак - "чиләкләп боржоми эчеп, бавыр таралгач" уйларбыз. Әлбәттә, наркотик матдәләрне пропагандалаучы өс киеме киеп йөргән яшь кешенең наркоман булуы мәҗбүри түгел, әмма шулай да ул киемне кигәнче аларның мәдәниятын кабул итә һәм наркотик матдәләрне куллануны пропагандалауда катнашучы була. Шуңа күрә яшүсмергә кием сайлаганда, ул яңа киемдә наркотикларга бәйле кешеләр арасында "үзенеке" булып китмәс микән дип уйларга кирәк. Көн саен наркосимволика һәм "матур тормыш" турындагы тапшырулар караучы балалар, яңа буын үсүен онытырга кирәми. Аларның балаларыбызны нәрсәгә өйрәтәчәге турында уйланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев