Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар яклау көнендә

Бүген табигать кояшлы көн бүләк иткән икән , бу икеләтә шатлыклы - чөнки күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күпләргә Халыкара балаларны яклау көне буларак таныш. 1950 елда, 1 июнь көнне беренче Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә, аннан соң бәйрәм ел саен үткәрелә башлый....

Бүген табигать кояшлы көн бүләк иткән икән , бу икеләтә шатлыклы - чөнки күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм күпләргә Халыкара балаларны яклау көне буларак таныш.

1950 елда, 1 июнь көнне беренче Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә, аннан соң бәйрәм ел саен үткәрелә башлый. Халыкара балалар көненең үз флагы бар. Үсеш, гармония, сафлык һәм уңышлылык символлаштырган яшел фонда, Җир билгесе тирәли кызыл, сары, зәңгәр, ак һәм кара фигуралар урнаштырылган. Үзәккә урнашкан Җир билгесе- ул уртак йортыбыз символы. Халыкара балаларны яклау көнендә балалар хокуклары һәм иминлеге турында сөйлиләр, балалар өчен нәфис фильмнар һәм телетапшырулар күрсәтәләр, алар өчен спорт ярышлары оештырыла, чарага ата-аналар да тартыла.

Безнең районда бу көнне балалар өчен массакүләм, күңел ачу һәм культура чаралары оештырылды. Район үзәгендә мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта клуб хезмәткәрләре рус халык әкиятләре сюжеты буенча күңелле тамаша әзерләгән иде. Бирегә төрле яшьтәге балалар җыелган иде. Җыр, бию, табышмаклардан тыш балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр һәм тәм-томнар алды. Традицион асфальтка рәсем ясау конкурсы да оештырылды.

Биредә балалар фантазиясе чиксез иде. Мәдәният йорты каршындагы мәйданлыкны яшь рәссамнар бизәкле картиналар белән тутырды. Иң яхшы рәсемнәр лаеклы бәяләнде, алар икәү иде. Катнашучылар Казан Федераль Университетыннан яхшы призлар алды. Аның вәкиле Надежда Сулимова безнең районга шәхсән үзе килгән һәм бик күп бүләкләр дә алып килгән. Ул аларны балалар бакчасына һәм урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларына өләште.

Әмма балаларны яклау көне - балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, алар бәхетле булып үссеннәр, укысыннар, яраткан эшләре белән шөгыльләнсеннәр һәм киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булсыннар өчен балалар хокукын яклау кирәклеге турында җәмгыятькә искәртү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X