Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балага куркыныч яный

Россия Федерациясе тикшерү комитеты органнарының өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе- балигъ булмаганнарга карата кылынган төрле формадагы җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерү. Төрле сәбәпләр буенча аның таралуы тулы статистик исәпкә бирелми. Бу закон бозучыларга адекват хокукый чара күрү, шулай ук җинаятьләр китереп чыгару сәбәпләре һәм шартларын бетерүдә катгый чара күрү мөмкинлеген бетерә. Күпчелек...

Россия Федерациясе тикшерү комитеты органнарының өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе- балигъ булмаганнарга карата кылынган төрле формадагы җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерү. Төрле сәбәпләр буенча аның таралуы тулы статистик исәпкә бирелми. Бу закон бозучыларга адекват хокукый чара күрү, шулай ук җинаятьләр китереп чыгару сәбәпләре һәм шартларын бетерүдә катгый чара күрү мөмкинлеген бетерә. Күпчелек очракта балалар җинаятьче корбанына әверелә ( кыйнау һәм газаплау, урлау һәм иректән мәхрүм итү, ата-аналар, опекуннар, балалар учреждениесенең урындагы затларының балалар тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп бала тәрбияләү буенча законда каралган бурычларын үтәмәү).
Шушы категориягә кергән җинаятьләрне ачыклау максатында Россия тикшерү комитеты органнары "Балага куркыныч яный" дип исемләнгән тәүлек дәвамында эшләүче телефон линиясе оештыра.
Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, балалар һәм яшүсмерләргә карата җинаять кылуны ачыклау һәм булдырмау буенча җинаятьчелек белән эшләү өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсендә "Балага куркыныч яный" телефон линиясе эшләү турында мәгълүмат әзерләде.
Шалтыратулар "123" номеры буенча, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия тикшерү комитеты тикшерү идарәсендә 8(843) 238-33-59 номерына кабул ителә.
Телефон линиясе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе тикшерү комитеты тикшерү идарәсе рәсми сайтында да бар.
http://tatarstan.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев