Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балага ничек исем сайларга?

"Исеме җисеменә туры килгән", ди татар халкы. Дөрестән тә, күп очракта кешенең исеме җисеменә туры килә, чөнки ул - аның яшәү туграсы. Исем язмышка, киләчәккә нык тәэсир итә. Балага исем сайлау - Аллаһы Тәгалә каршында гына түгел, бала алдында да зур җаваплылык, шуңа күрә балага илаһи исем сайларга кирәк. Балага...

"Исеме җисеменә туры килгән", ди татар халкы. Дөрестән тә, күп очракта кешенең исеме җисеменә туры килә, чөнки ул - аның яшәү туграсы. Исем язмышка, киләчәккә нык тәэсир итә. Балага исем сайлау - Аллаһы Тәгалә каршында гына түгел, бала алдында да зур җаваплылык, шуңа күрә балага илаһи исем сайларга кирәк.



Балага исем кушу - гаиләдәге мөһим һәм истәлекле вакыйга. Гадәттә, исем кушу бала тугач та, бер атна, ягъни җиде көн эчендә башкарыла. Билгеле ки, балага исем баланың әти-әнисе тәкъдиме белән мулла тарафыннан кушыла. Исемне баланың әти-әнисе сайлый, әгәр дә алар уртак фикергә килә алмасалар, исемне баланың әтисе сайларга хаклы.


Исем сайлау һәм кушу белән халыкта төрле ырым-ышанулар бар. Мәсәлән, бала туганчы исем сайласаң, сабый исән тумаска мөмкин, диләр. Күп очракта исемне башка берәр кешене күздә тотып сайлыйлар. Әйтик, бала Роберт исемле икән, әти-әнисе баланы Роберт исемле кеше кебек күз алдына китерә, аның кебек үк көчле ихтыярлы, акыллы булуын тели. Ягъни ата-ана шул исемле кешедәге уңай сыйфатларны үз баласында да тәрбияли башлый. Аннан соң кайбер гаиләләрдә барлык гаилә әгъзаларының исемнәре бер үк хәрефтән башлана. Ә кайбер ата-аналар икесенең исемен бүлеп, кушып, баласына исем уйлап таба. Мәсәлән, Нияз+Рафилә=Язилә, Айгөл+Линар=Айлинә, Миләүшә+Ранил=Миран һ.б.


Бүгенге көндә Муса, Кәрим, Мәрьям, Мәликә, Зәйнәп кебек иске, онытыла бара торган исемнәр популяр. Әби-бабайларыбыз исемнәре шулкадәр "мода"га кереп китте ки, улым йөри торган балалар бакчасындагы бер төркемдә генә дә 3 Мәликә бар! Әминә, Әмир, Камил исемнәре дә гаилә саен очрый. Сүз дә юк, борынгы исемнәр милли, аһәңле яңгырашы, изге һәм олуг мәгънәгә ия булулары белән үзенчәлекле. Татар баласы мондый исем йөртү белән горурланырга тиеш.


Ләкин бу исемнәрнең артык популяр булуы аркасындамы, хәзер балаларга сирәк очрый торган исемнәр дә кушыла башлады. Мәсәлән, Наира, Диас, Нурлан һ.б. Психологлар фикеренчә, бу күренеш һәр ата-ананың баласының башкалардан аерылып торуын теләгәнгә бәйле. Чыннан да, алар үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, сирәк исемле бала, ул хәтта бөтен балалар бакчасында бер генә дә булырга мөмкин, үз-үзен тотышы, мөмкинлекләре, иҗади сәләте белән бик нык аерыла икән. Димәк, балага мондый исем кушуның да уңай тәэсире барлыгы билгеле.


Шулай да балага исем сайлаганда, аның мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар итәргә кирәк. "Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!" дигән Рәсүл Гамзатов. Иң мөһиме - балагыз сау-сәламәт, акыллы, инсафлы, иманлы булып үссен, әти-әнисен изге гамәлләре белән сөендерсен!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев