Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала күзлегеннән чыгып

РФ коткаручылар көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «2012 елның ноябреннән 2013 елның апреленә кадәр ТР сулыкларында боз кичүеннән файдаланганда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү турында» 2012 елның 19 ноябрендәге 2069нчы ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә һәм ТР су объектларында балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 2012 елның 17 декабреннән 2013 елның...

РФ коткаручылар көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «2012 елның ноябреннән 2013 елның апреленә кадәр ТР сулыкларында боз кичүеннән файдаланганда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү турында» 2012 елның 19 ноябрендәге 2069нчы ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә һәм ТР су объектларында балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 2012 елның 17 декабреннән 2013 елның 25 гыйнварына кадәр ТР МБ гомумбелем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучылары арасында «Бозда сак булыгыз!» дип исемләнгән республика балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Аны ТРда РФ МЧС кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге ФКУ оештырды.
Конкурсның максаты - сулыкларда куркынычсызлык булдыру буенча үсеп килүче буында иҗтимагый үзаң һәм гражданлык позициясе формалаштыру, боз катканда сулыкларда куркынычсызлык буенча балалар иҗатын популярлаштыру. Анда әлеге тема буенча 1-4 сыйныф укучылары эшләре катнаша. Алар оригинальлек һәм башкару осталыгы, конкурс максаты һәм бурычларына туры килергә тиеш.
Ул муниципаль һәм төбәк этапта үткәрелә. Иң яхшы егерме эш авторлары кыйммәтле бүләк һәм диплом белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев