Бала караган өчен пособие
Бала караган өчен ай саен пособие алырга әни, әти, опекун яки баланы фактта караган башка кеше хокуклы. 2014 елда Кама Тамагы район социаль яклау органына балага 1,5 яшь тулганчы пособие алып тору өчен эшләмәүче 81 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Беренче баланы караган өчен пособие 2576,65 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар...
Бала караган өчен ай саен пособие алырга әни, әти, опекун яки баланы фактта караган башка кеше хокуклы.
2014 елда Кама Тамагы район социаль яклау органына балага 1,5 яшь тулганчы пособие алып тору өчен эшләмәүче 81 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Беренче баланы караган өчен пособие 2576,65 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен - 5153,24 сум тәшкил итә. Быел бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене эшләмәүче 35 әни алган. Бүгенге көнгә әлеге пособие күләме 13741,99 сум тәшкил итә. 2014 елда социаль ярдәмнең әлеге төрен түләүгә хөкүмәт тарафыннан 800 мең сумнан артык акча тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев